Мая тупларга кирәкме? Кара көннәр җитәрме?

Илдә яшәүчеләрнең 70 проценты диярлек мая туплауга керешкән. Халык арасында үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәткән. Чагыштыру өчен, моннан дүрт ел элек кенә кулдагы акчаны туздырмыйча, аны җыеп баручылар саны 20 процент чамасы тәшкил иткән. Кара көннәр җитәрме?

Без түгел, дөнья безне үзгәртте, ахры. Әле кайчан гына илдә яшәүчеләр арасында эшләгән акчасын туздырып баручылар күбрәк булса, бүген халык мая туплый башлаган. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 67 процентының азмы-күпме җыйган акчасы бар. Илдә яшәүче һәр дүртенче кеше әйтүенчә, алар маяны кара көнгә дип туплый. Ягъни сүз берәр нәрсә сатып алу өчен дип җыйган акча түгел, ә нәкъ менә «финанс мендәре» турында бара. Бу урында әлеге төшенчәгә ачыклык та кертик. «Финанс мендәре» ул – тормышта ул-бу килеп чыкса (әйтик, кеше эш урынын югалта, сәламәтлегенә бәйле мәшәкатьләр килеп чыга) кулланыла торган акча. Башкача әйткәндә, гадәттән тыш хәлләр өчен резерв.

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, ни кызганыч, бүген «финанс мендәре» булган кешеләр бик аз.

– Әлеге төр мая һәркемдә булырга тиеш, – ди белгеч. – «Финанс мендәре» астында күпме акча ятарга тиеш икәне дә билгеле. Ул күбрәк булган саен яхшырак, әлбәттә. Иң мөһиме, янда кимендә алты ай яшәргә җитәрлек акча булырга тиеш. Аның күләмен исәпләү өчен, ашау-эчү, коммуналь түләүләр, кредит, дарулар сатып алу кебек кичектергесез айлык чыгымнарны язып алырга һәм шул санны алтыга тапкырларга кирәк. Аңлашыла ки, «мендәр»гә кием-салым сатып алуга киткән чыгымнар керми. Чөнки яңа күлмәк-чалбарсыз яшәп була. Ә ашамыйча-эчмичә юк.

«Финанс мендәре» кызыксындырмаучыларның исә үз кайгысы кайгы. Сораштыруда катнашучыларның 30 проценты – маяны  ялга барырга, тагын шул кадәресе диярлек – милек сатып алырга туплавын әйткән. Соңгыларына бигрәк тә озак җыярга туры киләчәк. Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда урта хәлле кешегә хәзерге шартларда яңа йорттан бер бүлмәле фатир сатып алу өчен 18 ел вакыт кирәк булачак. Ул арада бер-бер хәл килеп чыкмаса, әлбәттә.

Финанс киңәшче Ленар Зарипов әйтүенчә, икътисадый вазгыятьнең катлаулануы һәрвакыт мая туплый башлауга этәрә.

– Гап-гади саннарны алыйк: былтыр реаль хезмәт хаклары – 8, ә йомырка бәясе 60 процентка артты. Тәбә кыздыру кесәгә суккач, акча җыясың инде, – ди белгеч.

Фәнис Хөсәенов фикеренчә, бүген кыйммәтле әйберләр сатып алуга караганда, акчаны җыеп бару отышлырак та әле.

– Соңгы берничә елда халык ташламалы ипотека программасы буенча фатир сатып алуга бик күп акча тотты. Әлеге программа 1 июльдән туктатылгач, торак бәясе кул җитмәскә әверелде. Хәзер халыкның фатир сатып алырга мөмкинлеге юк. Машиналар белән дә шул ук хәл. Автомобиль бәясе арта икән дип, рульдәгеләр «тимер ат»ларын яңартты. Машина бәяләре чыннан да бик нык кыйммәтләнде. Якын арада алар тагын да артыр дип көтелә. Шуңа күрә булганында йөреп торырга туры киләчәк. Шул ук вакытта банкларда өч – алты айлык кертемнәрнең проценты 18–20гә җитте. Бу – Үзәк банк сәясәте. Безгә, акчаны туздырмагыз, җыеп барыгыз, дип ишарәлиләр, – ди белгеч.

Гомумән, бүгенге шартларда зур чыгымнар тотарга киңәш итмибез. Мәсәлән, алай-болай икътисадый кризис башланса, соңгы ике елда ипотека алган кешеләр бурычларын түли алмаячак. Шуңа күрә ипотека, автокредит алганчы, җиде түгел, ә ун тапкыр уйларга кирәк.

Акчаны банкта саклауның тагын бер отышлы ягы бар. Көннәрнең берендә акчам җилгә очса, дип борчыласы юк.

– Җыйган акчаны кредит оешмасында сакларга кирәк. Чөнки банкларда 1 миллион 400 мең сумга кадәр булган һәр кертем иминиятләштерелгән. Әгәр маягыз моннан күбрәк икән, аны берничә кертемгә бүлеп салырга мөмкин. Иң мөһиме, кертемнәр 1 миллион 400 мең сумнан артмасын. Берәр хәл килеп чыкса, мәсәлән, банкның лицензиясен алсалар, исәп-хисап счетындагы акчаны, озакка сузмыйча, Кертемнәрне иминиятләштерү фонды кайтарып бирәчәк, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин.

Тик маясы булмаганнарны да гаеп итәргә ашыкмагыз. «Безне һәрвакыт зур хезмәт хакы алып эшләргә кирәк дип өйрәтәләр. Ә менә акчаны җырга өйрәтүче юк, – ди финанс киңәшчесе. – Шуңа күрә күпчелек акча туплый башлау эшен кичектерә. Ә вакыт – иң кыйммәтле байлык. Авыз пешкәч, соң булырга да ихтимал».

Сан

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, соңгы дүрт елда илдә яшәүчеләр туплаган маяның уртача күләме, биш тапкыр диярлек артып, 100 мең сумнан якынча 500 мең сумга җиткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре