Газетага язылу

Мәкерле дошман: Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны арткан

Илдә һәр сигез минут саен яңа яман шеш очрагы ачыклана. Сәламәтлек сагында торучылар шулай дип чаң суга. Рәсми саннардан күренгәнчә, бер ел эчендә республикада да яман шеш белән авыручылар саны 18 мең кешегә (!) арткан. Белгечләр моны тарихи максимум дип бәяли. Яман чирдән ничек сакланырга?

Хәзерге вакытта Татарстанда яман шеш диагнозлы 123 меңнән артык кеше исәпләнә. Шуларның 6329 ы – соңгы стадиядә. Чагыштыру өчен: моннан ике ел республикада әлеге яман чир белән авыручы 115 кеше исәптә торган. Ил күләмендә исә яман шеш диагнозлы кешеләр саны 4 миллионга җитә. Араларында иң киң таралганы – күкрәк, тире һәм эчәк яман шеше.

Узган ел Татарстанда күбрәк эчәк (13,8 процент), тире яман шеше (13,5 процент), күкрәк яман шеше (12,8 процент), үпкә (8,1 процент), мәни бизе (6,9 процент), ашказаны  (5,9 процент) яман шеш очраклары ачыкланган. Биектау, Ютазы, Лаеш, Балтач, Теләче, Кайбыч, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында яман шеш очраклары ешрак билгеләнә. Лениногорск, Чаллы, Спас, Аксубай, Азнакай, Актаныш, Чистай, Зәй, Кама Тамагы һәм Баулы районнарында яман шеш очраклары азрак.

Журналистлар белән соңгы очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, быел ел башыннан республикада 1,5 мең кешегә беренче һәм икенче стадиядәге яман шеш диагнозы куелган, диде.

– Яман чир беренче, икенче стадиядә ачыклана икән, 90 процент очракта ул тулысынча дәвалана. Кеше аның турында гомерлеккә онытачак. Әмма чирне вакытында ачыклау өчен даими рәвештә табибка күренеп, диспансеризация кебек профилактик тикшеренүләргә йөрергә кирәк. Арабызда үз гомерендә бер тапкыр да табибка барып карамаган кешеләр бар. Берни дә борчымый икән, димәк, мин сау-сәламәт, дип уйлый алар. Ә бит бик күп кенә чирләр, шул ук яман шеш, үзен бернинди билгеләр белән дә сиздермәскә мөмкин, – дип гел искәртә министр.

Табиблар үзләре дә шул фикердә. Казанның 20 нче шәһәр хастаханәсе табиб-хирургы, онколог Тимур Касыймовка да күптән түгел генә шундый аянычлы күренешнең шаһиты булырга туры килгән. Табибка күренмичә генә үзен геморройдан «дәвалаган» ир-атта чынлыкта соңгы стадиядә яман шеш икәнлеге ачыкланган.

– Ә бит авыруның беренче билгеләре күзәтелүгә үк безгә килсә, вакытында диспансеризациягә барып, колоноскопия үткән булса, чир бу кадәр азарга өлгермәгән дә булыр иде. Шуңа күрә гел әйтә киләбез: 50 яше тулган кеше һәр биш ел саен колоноскопия узарга тиеш, – ди табиб. – Яман шеш белән авыручылар саны арта, дип чаң сугабыз. Бер караганда моңа аптырыйсы да юк кебек. Бу иң беренче чиратта туклануыбызга бәйле. Үзегез күреп торасыз – бүген көндәлек рационыбызда табигый файдалы ризыклар аз, тоташ химия дисәк тә арттыру булмас. Хатын-кызлар арасында күкрәк яман шеше очраклары артуына килгәндә, бу, иң беренче чиратта,  хәзер күп кенә хатын-кызларның теге яки бу сәбәпле гормональ дарулар эчүенә бәйле. Кемдер ЭКО ясата. Болар бар да күкрәк яман шеше килеп чыгу куркынычын арттыра.

Чаллы шәһәрендәге онкология диспансеры табиб-онкологы, маммолог Айгөл Хаҗиева фикеренчә, яман шеш белән авыручылар саны арту диагностиканың көчәюенә, диспансеризациягә дә бәйле.

«Соңгы биш елда күкрәк яман шеше башлангыч беренче-икенче стадиядә үк ачыклана башлады. Чир азарга өлгергән соңгы стадиядә табибка килүчеләр азайды. Монда замана хатын-кызларының үз сәламәтлегенә игътибарлырак булуы, даими рәвештә табибка күренеп торуы да зур роль уйный. Хатын-кыз берни борчымаган очракта да маммологка  күренеп торырга, УЗИ үтәргә тиеш. Вакытында ачыкланса, күкрәк яман шеше 90–95 процент очракта дәвалауга бирешә. Күкрәк яман шешен булдырмас өчен симерүдән дә сакланырга кирәк.

Бала имезү дә яман шештән саклый дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Тәҗрибәле маммолог бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте:

– Бу, дөрестән дә, шулай. Бала имезү яман шеш килеп чыгу куркынычын бермә-бер киметә. Сабыен имезгән хатын-кызның күкрәген ачылган роза чәчәге белән чагыштырырга мөмкин. Ул күкрәктә булырга тиешле барлык үзгәрешләрне кичергән. Имезмәүче хатын-кызның күкрәге исә, киресенчә, ачылмаган роза чәчәге сыман. Ул гомер буе шундый кыяфәттә дә саклана ала. Шул ук вакытта башка гормоннар йогынтысында «ачылып», анда тискәре үзгәрешләр дә башланырга мөмкин, – ди Айгөл Хаҗиева.

Яман шешкә бирешмәс өчен исә гади генә кагыйдәләрне истә тотарга – дөрес тукланырга, күп хәрәкәтләнергә, табибка йөрүне гадәткә кертергә кирәк. Туктаусыз ютәлдән, тын кысылудан интеккән, бер сәбәпсез кисәк ябыккан кеше дә кичекмәстән белгечкә күренергә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре