Гаепләмибез
Интернет аша бер социаль экспериментны эзләп табыгыз әле. Үсмер балалар әниләренә шалтыратып, сәлам дә бирмичә: «Мин сине яратам, әни!» – дип әйтә. Нәрсә генә уйлап бетерми трубканың икенче ягындагы әниләр.
Сезгә балагыз шулай дип шалтыратса, башыгызга иң беренче нинди уй килер иде? Баланың соңгы сүзләре бу, саубуллашу сүзләре дип кабул итәр идегезме? Мизгел эчендә сәбәпләрен табарга тырышыр идегез. Ул сөйләшергә теләгәндә тыңларга вакытыгыз булмаганын искә төшерерсез, кирәкмәгәнгә ачуландым, дип борчылырсыз. Бу мизгелдә барлык әти-әни дә баласының хаталарын, дорфалыгын, тәртипсезлеген гафу итәргә әзер буладыр. Исән генә булсын!
Үзебезнең балачакны искә алып, бүгенге рәхәт тормышта яшәве өчен оялтырга тырышканыгыз бармы, дип сорау урынсыз хәтта. Бар, әлбәттә! Әмма без черек бәрәңге ашамаган кебек, алар да инешкә кер чайкарга йөрмәүләрендә, цифрлы технологияләр заманында яшәүләрендә гаепле түгел. Аның каравы башка сынаулары бар. Куркыныч чыганагы һәрберсенең кулында. Бүген ул – аның иң якын дусты. Безнең урынга балалар белән телефон сөйләшә, тәрбияли, күңелләрен күтәрә, сорауларына җавап бирә.
Балага яхшы кием, иң яңа модель телефон алып бирсәк, яхшы җиргә укырга кертә алсак, үзебезне әти-әни бурычын үтәгән дип саныйбыз. Чынлыкта боларның берсе дә кирәкми аңа, ди психологлар. Ничек бар шулай кабул итә белү, ихлас сөйләшү кирәк балага. Аларның үз проблемалары да бик күп. Без ярдәм итмәсәк, ул башка юл табачак.
Соңгы ун елда Россиядә 24 тапкыр белем бирү учреждениеләренә һөҗүм итү очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә «Коммерсантъ» газетасы. 2018 елда гына да 7 очрак булган.
Мәктәпкә генә сылтамыйк әле. Алар үз эшен, үз җаваплылыгын белә, һәр очракның шаукымын җитәрлек тоя. Гаепне үзебездән эзләп карыйк. Укытучыда утызлап бала бит. Ә бездә – нибары ике-өч бөртек. Газизләребез. Мәктәптән, сыйныф җитәкчесеннән хәбәр килсә, минеке гаепле түгел, дияргә ашыкмаска өйрәник. Укытучы игътибар иткән икән, димәк, бала хәзер ниндидер хисләр кичерә һәм бу инде аның үз-үзен тотышында чагыла башлаган. Сигнал өчен рәхмәтле булып, балагыз белән сөйләшеп, ачыклык кертергә тырышыгыз. Мәктәп белән әти-әниләр баланы бер көймәдә йөздерә. Әмма ишкәкнең берсе генә ишеп торса, көймә кузгалып китә алмыйча, бер урында әйләнеп торачак, йә ярга килеп төртеләчәк.
Кунакка чакырабыз
Әлбәттә, балага, әйдә, утыр, сөйләшик, дип кенә аның серен, күңелен белү мөмкин түгел. Буш вакытын гел телефонда утырып уздырган баланың хисләрен аңлау катлаулы ребус чишүгә тиң. Борчыламы ул, шул мизгелдә ниндидер кырыгалдарлар тозагына эләгеп ятамы, шикле дуслар тирәсендә йөриме – аңлый торган түгел. Кечерәк чакта ачылып китеп сөйләшкән бала үсмерлек яшенә кергән саен аның күңеленә җиде сак аша үтәргә кирәк. Төрле алымнар кулланырга өйрәнәбез. Шуларның берсен танылган нейропсихолог Валентина Паевская аңлата.
– Балагызның дусларын күрмисез икән, димәк, аның дуслары юк. Баланы дуслыкка өйрәтергә кирәк. Моны 5 яшьтән башласаң хәерлерәк. Юлы бик гади – өегезнең ишекләрен киң ачып, балагызның дусларын кунакка чакырасыз. Аларга шөгыль табасыз, өстәл уеннары уйнатасыз, ашатасыз, файдалы фильмнар каратасыз, кинотеатрга, театрга баруларын оештырасыз. Ягъни баланың интернетта күңел ачуын чынбарлыкка алыштырасыз. Һәр каникул саен бездә ике үсмер улыбызның дуслары кунак була. Әйе, минем өчен уңайлы түгел бу, аш бүлмәсендә тәртип бетә, өйдә туктаусыз чит кеше йөреп тора. Үз вакытымны кеше балаларына да сарыф итәргә туры килә. Аның каравы минем балалар дуслары белән аралаша, күңел ача, сөйләшә белә. Мин бу бәяне түләргә әзер, – дип тәҗрибәсе белән бүлешә нейропсихолог.
Шөгыль табабыз
«Миңа күңелсез!» Бу сүзне еш ишетәбез балалардан. Үзләренә шөгыль таба алмый торган буын үсә. Интернет аларга шулкадәр күп мөмкинлек бирә ки, аларга чынбарлык күңелсез, төссез тоела. Китап укырга сабырлыклары җитми, фильмнар кызыксыз. Алар мизгел эчендә нәтиҗәгә ирешергә, бер әйбердән икенчесенә күчәргә, телефон экранын аслы-өсле йөртеп дофамин, ягъни бәхет гормоны алырга өйрәнгән буын. Алар белән ничек эшләргә соң? Сөмбел Корчагина – биш бала әнисе. Шуның дүртесе – малайлар. Күңелсезлекләрен басарга өйрәтү буенча үз рецепты бар әнинең.
– Баланың буш вакыты мөмкин кадәр әзрәк булсын дигән фикердә мин. Телефонда көнгә бер генә сәгать утырырга рөхсәт. Бассейн, хоккей, бадминтон, рус теле һәм математикадан репетитор, Коръән дәресләре мәктәптән тыш расписаниеләрен алып тора. Малайларда энергия бигрәк тә күп, аны дөрес юнәлешкә кертергә кирәк. Буш вакытлары булса, телефонга үрелергә генә торалар. Теләсә нәрсә карамасыннар, онлайн тормыш чынбарлык тормыштан кызыклырак дип, аны өстен куймасыннар өчен шул кадәр күп шөгыль белән йөклибез. Спорт күп көч сорый, тренировкалардан арып кайталар. Юк-барга, әрләшергә вакытлары да, хәлләре дә калмый.
Спорт, чыннан да, күңелсез хәлләрне оныттырырга, бушанырга ярдәм итә. Уку авыррак булган саен баланың расписаниесендә спорт та күбрәк булырга тиеш, ди белгечләр. Көрәш келәмендәме, футбол кырындамы, боздамы, судамы – агрессиянең, күңелсез уйларның бер өлеше шул мәйданчыкларда төшеп кала.
Сөйләшәбез
Унбиш елга якын балалар, үсмерләр белән эшләүче остаз, куратор Рамилә Уваева бала күңеленә ачкыч табу серләрен ача. Бүген һәр гаиләдә диярлек төп проблеманың берсе – үзара сөйләшмәү.
– Балабызны бик аз беләбез, аның белән бик аз сөйләшәбез, балабыз безне терәк итеп күрми. Үсмерләрнең начар юлга кереп китү, үзләрен кемгәдер начарлык эшләү аша күрсәтергә омтылу яисә үз-үзләренә кул салуы да шушы мөнәсәбәтләргә бәйле, минемчә. Кайберәүләр, безнең белән дә беркем сөйләшеп утырмады, дияргә мөмкин. Ләкин без «кул арасында» үстек, кара-каршы утырып сөйләшү кирәк тә түгел иде. Әбием белән җәяүләп печән чабарга барганда ничәмә-ничә проблема хәл ителгән, әнием белән ярты көн кер уганда ничә сер чишелгән. Хәзер күбебезнең андый уртак эшләре юк. Техника заманы бит. Эш кимегәч, аралашырга вакыт та күбрәк калырга тиеш кебек. Ләкин хәтта өстәл янына да һәркем үз телефонын тотып килеп утыра. Нәтиҗәдә кирәксез мәгълүмат безне шулкадәр баса, нерв системабыз чыдый алмый башлый. Хәтта балалар бакчасына йөрүче балалар да «паническая атака»ның ни икәнен белә бүген!
Ә табигатьне барыбер алдап булмый. Һәркем аралашуга, күңелне үсендерердәй сүзгә, җылы карашка мохтаҗ. Бала күңелендә теге кирәксез мәгълүмат ташкыны белән бергә, әти-әнисенең ачуланышуы да, сыйныфташы белән уртак тел таба алмавы да, җавапсыз мәхәббәт тә, укытучының саксызрак әйтелгән сүзе дә – барысы да бар! «Никтер, бүген кәефең юк кебек әле, бар да яхшымы?» – дип сорауга, ун баланың җидесе күңелен борчыган берәр вакыйга белән бүлешә, ди Рамилә Уваева.
– Бергәләп елашкан чаклар да булгалый. Ул бала өенә кайтып киткәч тә бик озак уйланып йөрим әле мин. Дөрес сүзләр таптыммы, күңелен тынычландыра алдыммы икән, дим. Кайбер вакытта, ярый әле миңа сөйләде, бер куркынычтан аралап калдым, дип сөенәм.
Бала үз фикерен, хисләрен барыбер кем беләндер уртаклаша. Һәрхәлдә, шулай тиеш, юкса, күңел йөкне күтәреп йөри алмый башлый. Өйдән исән-имин чыгып киткән бала исән-сау әйләнеп кайтсын иде дә бит...
Россия Эчке эшләр министрлыгының оператив чаралар күрү үзәге мәгълүматы буенча, 2024 елда балалар һәм үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары алдагы ел белән чагыштырганда 8,4 процентка арткан, 735 баланы тәшкил иткән. 2025 елның беренче яртыеллыгында ук инде 395 бала үзенең гомерен өзгән, дип хәбәр итә «Ведомости» газетасы.
Телефонның пин-кодын гел файдаланып тормасаң, онытылуы, мәңге ача алмавың да бар. Бала күңеленә пин-кодны үзегез табарга өйрәнмәсәгез, бөтенләй чит кешеләр табачак. Үз осталары бар.
Светлана ЗАХАРОВА
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
– Цифрлы чынбарлык безнең балалар тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Безнең өчен кайчандыр яңалык булган әйбер, алар өчен көндәлек тормыш. Һәм бу яңа чынбарлыкта чиксез мөмкинлекләр генә түгел, ә җитди куркынычлар да яшеренгән.
Зинһар, балаларыгызның үз-үзләрен тотышындагы үзгәрешләргә игътибар итегез. Бу беренче һәм иң мөһим сигнал, аны игътибарсыз калдырырга ярамый. Кинәт үз эченә йомылу, ярсучанлык, тәэсирләр белән уртаклашырга теләмәү – болар барысы да баланың проблема белән очрашуына ишарә була ала.
Аралашу өчен вакыт табыгыз. Тормышыбызның кискен ритмында без еш кына иң мөһимен – балалар белән тере аралашуны кулдан ычкындырабыз. Формаль рәвештә түгел, ә ихлас кызыксыну белән: «Көн ничек үтте? Мәктәптә нинди яңалыклар бар? Интернетта кем белән аралашасың? Нинди кушымталар һәм сайтлар кызыксындыра сине? Виртуаль дусларың бармы? Алар белән нәрсә турында сөйләшәсез?» – дип сорагыз.
Исегездә тотыгыз: ышанычлы аралашу хәзерге дөньяның күп кенә куркынычларыннан иң яхшы яклау. Балаларыгыз янәшәсендә булу гына аз, рухи якынлыкны да җайлагыз. Сезнең игътибарыгыз һәм кайгыртуыгыз – аларның куркынычсызлыгы өчен иң кыйммәтле ресурс.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез