Мәктәп укучылары Байконур космодромына барачак

Ноябрь аенда «Байконур» космодромына ракета җибәрүне үз күзләре белән күрер өчен  бер төркем укучылар барачак. 

21 октябрьдә Байконурга барачак  команданың катнашучыларын сайлап алу тәмамланды. Татарстанның 38 муниципаль районыннан 529 кеше катнашырга дип гариза биргән.

Сайлап алу турынннан соң бары тик биш укучы гына  үзләренең космик хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге алды. Араларында Лениногорскиның 2нче мәктәбеннән 10нчы сыйныф  укучысы – Тимур Мөхәмәтов та бар. Бу хакта мәктәп сайтына сылтама белән «Заман сулышы» хәбәр итә.

Экскурсия 24 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр үтәчәк. Тимурның шатлыгын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре