Агентлыкка хәбәр ителгәнчә, кыз мәктәпкә ярты литрлы җиде банка: ацетон, керосин, толуол һәм сольвент алып килгән. «Аларның барысын да бер маркетплейстан заказ биреп алган», – дип тәгаенләп үткән хокук саклау органы вәкиле.
Исегезгә төшерәбез: кичә Красноярск шәһәренең «Комплекс Покровский» мәктәбендә бер кыз мәктәпкә янучан сыекча алып килеп, чүпрәккә ут төрткән һәм аны сыйныф бүлмәсенә ыргыткан. Моннан тыш ике кызга һәм укытучыга чүкеч белән суккан.
Зыян күргән өч бала – Красноярск краеның пешү үзәгендә реанимациядә.
Сыйныфташларына һөҗүм иткән кызны кулга алганнар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез