Мәктәпләрдә тәртипкә өйрәтү ничек бара?

Тәртипне төзәтергә, ватанпәрвәрлек хисен көчәйтергә. Моннан дүрт ел элек мәктәпләрдә директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре барлыкка килде. Башта сынауны илнең ун төбәгендә үткәреп карадылар. Быел андый белгечләр барлык мәктәпләрдә эшли башлаячак. Тәртипкә өйрәтү ничек бара? «ВТ» хәбәрчесе киңәшчеләрнең хәлләрен белеште.

Безнең мәктәпләрдә болай да тәрбия эшләре буенча урынбасарлар бар бит инде. Болары тагын нигә кирәк? Шулай диярсез. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов киңәшчеләрнең тәрбияләү генә түгел, балалар оешмалары белән дә эш алып барачагын әйтте. Алар төрле чаралар оештырырга ярдәм итәчәк. Балаларны музей, кино, театрларга йөртәчәк. Белгечләргә ай саен өстәмә акча түләнә.

Тукай районының Теләнче Тамак мәктәбендә әлеге вазыйфаны инглиз теле укытучысы Чулпан Әхмәтшина башкара. Аның укытучы булып эшли башлавына – 39 ел.

– Ике ел элек миңа бәйге аша үтәргә туры килде. Бу эшкә теләп алындым. Ни өчен дигәндә, балалар белән эшләү бик ошый миңа. Директор киңәшчесе –зур исем. Тәрбия эшләре буенча урынбасар планнар төзи, документ тутыра. Ә без укучылар белән эшлибез, чаралар үткәрәбез. Аерма шунда, – ди Чулпан Әхмәтшина. – Мондый белгечләр кирәк. Укучылар белән эшләү күп вакытны ала. Һәр чараны әзерләргә кирәк. Бәйрәмнәр дә аз түгел бит. Республикада әти-әниләр комитетлары бәйгесендә икенче урын алдык. Монда минем дә өлеш бар, дип уйлыйм.

Директор киңәшчесе фикеренчә, кайчандыр читтәрәк калган патриотик тәрбияне дә кире кайтарырга кирәк. «Шөкер, балаларның карашы үзгәрә бара. Мин моны дәресләрдә дә сизәм, – ди ул. – Әйе, күп мәгълүматны телефоннан сеңдерәләр. Дөрес әйтсез, ул артык күп. Әмма аннан башка да булмый. Замана баласы чипсы ашап, телефонда утырып кына үсә, дип әйтмәс идем. Алар – авыл балалары. Әти-әниләр дә, без дә эшкә өйрәтеп үстерәбез», – ди Чулпан Әхмәтшина.

Балтач районы гимназиясендә исә әлеге вазыйфаны Гөлфия Шакирова башкара. Моңа кадәр ул ун ел бакчада сабыйларны җырларга өйрәткән.

– Күбрәк авыр гаиләләр белән эшлибез. Бездә «Тәкъдимнәр» бүлмәсе бар. Шуграк, тәртип ягы аксаган укучыларны да чакырып, теләк-фикерләре белән кызыксынабыз. Аларны барлык чараларда да катнаштырабыз. Отрядларның әйдәманнары итеп куябыз. Урамда сугылып йөрергә вакытлары калмасын, дибез. Тәртипләре үзгәрә. Безгә рәхмәт әйтәләр, – ди Гөлфия Шакирова. – Бер генә баланы да тик тотмыйбыз. Бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Мәктәп лагерьлары да бездән башка үтми. Райондагы хастаханә, полиция, ГАИ хезмәткәрләрен дә чараларга чакырабыз. Әти-әниләрдән башка да булмый. Алар безгә ярдәм итә. «Алдынгылар хәрәкәте»нең кертелүе дә әйбәт булды. Тәрбия эшләре буенча урынбасар, педагог-оештыручы һәм киңәшче бергә эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була.

Саба районының Иске Икшермә кадетлар мәктәбендә уннан артык районнан 113 бала белем ала. Технология укытучысы Илнат Хәсәновның киңәшче булып билгеләнүенә ике ел булган.

– Төп эшебез – авыр хәлле гаиләдәге балалар белән эшләү. Һәрберсе белән аерым сөйләшәбез. Киңәш сорап килүчеләр дә бар. Үз теләкләрен әйтәләр. Кадетлар мәктәбе булгач, тәртип ягы аксамый. Укып бетергәч, күбесе хәрби уку йортларына керә. Хәрби училищелардагы мөгаллимнәрне очрашуларга чакырабыз. Түгәрәкләр өчен дә җавап бирәбез. «Юнармия», «Алдынгылар хәрәкәте»н оештыручыларга булышабыз. Укучыларны музей, театрларга йөртәбез, – ди 35 яшьлек Илнат Хәсәнов.

Тимурчылык эше дә бетмәгән монда. Кадетлар өлкәннәргә булыша, һәйкәлләрне чистарта. Туган җирне, андагы кешеләрнең бергәләп саклыйлар, кыскасы. Кадетлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышырга да вакыт таба. Егетләр 3D принтерда дроннарга кирәкле әйберләр ясый. Кызлар исә «Солдатка аш» акциясенә өлеш кертә, токмач кисә. «Балаларны үз илен яратырга өйрәтәбез. Киңәшчегә әнә шундый бурыч та йөкләнгән», – ди Илнат.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре