Мәктәпләргә сызым дәресе кире кайта

Дәүләт башлыгы шундый бурыч куйган.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә, сәнәгатьне кадрлар белән тәэмин итүне яхшырту өчен, 2024/25 уку елыннан мәктәпләргә янә сызым дәресләре кертү бурычын куйган.

Сызым дәресе технологик яки инженерлык профиле буенча белем алучы мәктәп укучылары өчен кертелә.
Премьер-министр Михаил Мишустин әлеге бурычны үтәүгә җаваплы итеп билгеләнгән. Дәүләт башлыгы бурычны 2023 елның 1 сентябренә кадәр үтәргә кушкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре