Мәктәптә – пенсионерлар: илдә укытучылар картая

Белем көне уңаеннан Россиянең мәгълүмат кырында күңелсез фактлар күренде. Илдә укытучылар картая. 22 төбәктә 60 яшьтән өлкәнрәк укытучылар саны 35 яшькә кадәрге мөгаллимнәр санын узып киткән. Бу хакта «Ведомости» хәбәр итә.

35 яшьтән яшьрәк укытучылар саны 2017 елдан бирле артмый икән. Аларның гомуми сандагы өлеше – 23% тирәсе. Ә менә өлкән остазлар саны ишәя. 2017 елда алар өлеше 11,5% кына булса, 2024 елда 17 процентка җиткән. Мәкәптә хатын-кыз укытучылар өстенлек итүен, гүзәл затларның 60 яшьтән соң пенсиягә китүен искә алсак, белем йортлары пенсионерлар эшли торган урынга әверелә.

Биш төбәктә инде картлар яшьләр санын 1,5 тапкыр узып китә. Карачай-Чиркәс төбәгендә өлкәннәр–яшьләр нисбәте – 23 процентка 14 процент, Кабарда-Балкарда – 22 гә 13, Смоленск өлкәсендә – 26 га 16, Псков өлкәсендә – 26 га 17, Новгород өлкәсендә – 23 кә 17. Бу төбәкләрдән яшьләр китә, халык картая.

Яшьләрнең мәктәпкә килмәве, килсә дә, анда озак тоткарланмавы гаҗәп түгел. Илнең 73 төбәгендә мәктәп укытучысының оклады минималь хезмәт хакыннан (МРОТ) түбән икән. «Известия» газетасы мәгълүматларына ышансак, Карачай-Чиркәстә оклад – 2,3 меңнән 3,9 мең сумга кадәр, Еврей автономияле округында – 3 меңнән 4,7 мең сумга кадәр, Мордовиядә – 4,5 мең сум. Тагын 24 төбәктә 5 меңнән 10 мең сумга кадәр. 46 төбәктә 20 меңгә тулмый. 2025 елда Россиядә МРОТның 22 440 сум булуын искә төшерәбез. Бары тик Татарстанда, Приморье краенда һәм Мәскәүдә генә окладлар минималь хезмәт хакыннан югары, ди. Берничә төбәк мәгълүматы билгеле түгел. Яхшы мәгълүматны яшермиләр, димәк, аларда да хезмәт хакы бик әллә ни түгелдер, дип фаразлый алабыз. Күп төбәкләрдә укытучыга, хезмәт хакын МРОТка тигезләү өчен, нормадан тыш эшләргә туры килә. Мөгаллимнәрнең хезмәт хакы окладтан гына тормый, билгеле. Өстәмә түләүләр бар. Аларны исәпкә алгач та, зур суммалар чыкмавын аңлап була. Ни өчен яшьләрнең мәктәп бусагасын атлап керергә теләмәве турында баш ватып торасы юк.

Алдагы елларда мөгаллимнәргә ихтыяҗ бик нык кимер төсле. Мәктәпкә укытучылар гына түгел, балалар да килми. Ике ел эчендә 1 нче сыйныфка керүче балалар саны 25 процентка кимегән. Безнең Ташкичү мәктәбенә ике ел рәттән бары 1 бала гына укырга керде, мәсәлән. Укытучыга ихтыяҗ булмаган җәмгыятьтә аларның хезмәтен югары бәяләүгә өмет аз шул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре