Аларның кайберләренә 44 ел эш тәҗрибәсе булган мал табибы Тәнзилә Гыйбадуллина ачыклык кертте.
– Моңа кадәр Татарстан хуҗалыкларының кош гриппы, котыру, дуңгызларда африка чумасы, себер түләмәсе, бруцеллез кебек авырулар белән очрашканы булды. Ә менә бүген Россиядә тарала торган пастереллез дигәне күпчелегебез өчен яңа, билгесез авыру. Ул нинди чир һәм нәрсәсе белән куркыныч?
– Шәхси хуҗалыкларда да, зур оешмаларда да эшләдем. Совет чорында бик күп этапларны, төрле чорларны узарга туры килде. Ләкин үзем эшләгән дәвердә әлеге авыру белән очрашканым булмады. Пастереллез – бик көчле йогышлы бактериаль авыру. Ул үзе берничә төргә бүленә: бик көчле, көчле һәм хроник. Авыру йоктырган малның аппетиты бетә, йөткерә башлый, сулыш алуы авырлаша. Шулай ук тән температурасы күтәрелергә, ашкайнату системасы белән проблемалары башланырга мөмкин. Тире астында, буыннарда шешләр барлыкка килә, терлекнең күзләренә дә зыян килә. Бу билгеләрнең барысы да кешеләргә күчәргә мөмкин. Пастереллез әнә шуның белән куркыныч та. Кешеләрнең дә үпкәсе ялкынсыну куркынычы бар. Авыру сөт һәм ит продуктлары, тәндәге җәрәхәтләр белән күчәргә мөмкин. Аны кимерүчеләр дә тарата ала. Шуңа күрә абзар-курада аларны гел агулап, юк итеп торырга кирәк. Пастереллезга каршы прививка ясыйлар. Ә авыру малларны антибиотиклар белән дәвалыйлар. Ул – терлекләрне юк итмичә дә дәвалап була торган авыру. Иң мөһиме тиз арада хәл итеп, чаралар күрергә кирәк.
– Бу көннәрдә тилчә авыруы турында да күп сөйлиләр. Анысы нәрсә белән куркыныч?
– Шулай ук бик авыр вируслы чир. Төп билгеләре: югары температура, терлекнең продукция бирү сәләте бик нык кимү. Авыру эләктергән малның авызында, тояк араларында, җилемнәрендә сулы куыклар барлыкка килә. Алар тирән җәрәхәт калдыра, малның аяклары аксый. Яшь маллар авыруны тагын да авыррак кичерә. Вирус терлекнең эчке органнарына да зыян сала. Шулай ук кешеләргә йогу куркынычы көчле. Шуңа күрә үзгәреш булуга ук, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аңа каршы ярты елга бер тапкыр вакцина уздыралар, 21 көннән терлектә авыруга каршы иммунитет барлыкка килә. Шуннан соң итен һәм сөтен курыкмыйча кулланырга була.
– Лейкоз Россиядә мөгезле эре терлекләрдәге йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Моннан ун-унбиш ел элек аның турында күбрәк сөйләнелә иде шикелле, соңгы елларда сирәк яңгырый. Хәлләр тотрыкландымы, әллә аннан да куркынычрак авырулар таралганга күрә, лейкоз игътибардан читтәрәк кала киләме?
– Аны халык телендә «кан рагы» диләр. Бу авыру хәзер кешеләрдә дә бик еш очрый. Элек малларда тагын да күбрәк була торган иде. Соңгы елларда, чыннан да, уңай анализ күрсәткән очраклар сирәгәйде. Ләкин аңа карап игътибар кимеде, дип әйтеп булмый. Киресенчә, хәзер ветеринария хезмәте бик көчле. Әйтик, үзем яшәгән Балтач районы – мал табибларына иң бай райондыр, бездә көчле белгечләр бик күп. Тармакка яшьләр дә килә, анысы тагын да сөендерә. Мин лейкоз очраклары кимүнең нәтиҗәсен шуннан күрәм. Елга ике тапкыр маллардан кан алалар, аларны бик яхшы лабораторияләрдә тикшерәләр. Анализлары начар булганнарны көтүдән алдырабыз, хуҗалыкларга килеп туган хәлне, саклык чараларын аңлатабыз. Мондый сыерның сөтен кайнатмыйча эчү кеше сәламәтлеге өчен бик начар. Шуңа күрә авыру малны тотарга кирәкми. Бер чыга икән, «бетәр әле, узар әле» дип көтеп утырудан бернинди дә файда юк. Үзеңнең, гаиләңнең саулыгы кадерле икән, авыру малны урнаштырып, алыштыру ягын карарга кирәк. Шунысы кызганыч: лейкоз белән иң яхшы, күп сөт бирә торган сыерлар авырый. Чөнки мондый мал тора-бара йончып, хәлсезләнеп китә, тәрбия дә күп сорый. Фермаларда, агрохолдингларда лейкозны җәелдерергә ирек бирмиләр.
– Ни өчен соңгы елларда йогышлы авырулар арта?
– Аның сәбәпләре күп төрле. Ләкин иң төп сәбәбе, миңа калса, маллар илләр, төбәкләр арасында гел йөреп тора, ә җаваплылык аксый. Алыпсатарлардан башлап гади халыкка кадәр терлекләр, кош-корт сатып алганда игътибарсызлык күрсәтә. Ветеринарлар никадәр генә кисәтеп, мәгълүмат җиткереп торса да, алыпсатарлар теләсә кайдан алып кайткан малларны халык документларын сорамыйча, белгечләр белән киңәшмичә генә алып кала. Нәтиҗәдә кечкенә генә ялгышлык аркасында зур бәла килеп чыгарга мөмкин. Абзарыңдагы терлегең генә юк ителеп калмыйча, якыннарыңа зыян салынуы бар. Чөнки, алда әйткәнемчә, кешеләр белән малларның уртак авырулары күп.
– Әлеге вакытта шәхси хуҗалыклардагы малларны башлыча нинди авырулар борчый?
– Маллар да кеше кебек үк. Алар да – авырый, тәрбия сорый торган җан ияләре. Терлекләрдә дә сезонга бәйле йогышлы авырулар күзәтелә. Бу – табигый хәл. Көндәлек авыруларга килгәндә, бозаулагач, сыерлар чүп сала алмый азаплана, җилемнәрендә мастит барлыкка килә. Хуҗалыкларның йөрәгенә бик тигән тагын бер күренеш: бозаулаган сыерның аяктан калуы, тора алмыйча ятуы. Элек мондый хәл бик сирәк була торган иде. Хәер, хәзер аның маллары да башка. Аларны карау, тәрбияләү тәртипләре дә үзгәрә. Хәзер сыер күп сөт бирүчән, ә андый мал тәрбияне дә күп сорый, ләкин шәхси хуҗалыклар боларның барысын да эшләп бетерә алмый. Сыерның организмы түзә-түзә дә, бозаулагач, хәле китеп, аяктан егыла. Бу вакытта мал табибы гына ярдәм итә ала. Соңгы елларда мондый хәл сарык белән кәҗәләрдә дә күренә, чөнки һава шартларына бәйле рәвештә, бу елларда без әзерләгән печәннең сыйфаты бик яхшы булмады. Шуңа күрә печән, фураж белән генә булмый, малларга витаминнар, өстәмәләр дә бирергә кирәк. Монысын күпчелек кеше белеп тә бетерми хәтта. Терлеккә файдалы элементларны кызганырга кирәкми. Сөттә су чыгуның бер сәбәбе дә сыер организмына кирәкле витаминнар, минераллар, аминокислоталар, микро һәм макроэлементларның җитмәвеннән булырга мөмкин. Моннан тыш, бозауларда эч китү еш күзәтелә. Терлекләргә салкын да еш тия. Соңгы елларда хуҗалыклардагы сыерлар бик авыр каплатыла. Бу – шулай ук зур проблема. Хәзер инде шәхси хуҗалыкларда да, эре оешмаларда да сыерларны үгез белән кушмыйлар, бары тик ясалма орлыкландыралар. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында моны берничә тапкыр башкарырга туры килә.
– Соңгы елларда прививканы да бик күп ясыйлар шикелле. Сыерларның буазланмавын яки авыру бозау тудыруын шуңа бәйләп аңлатучылар да бар. Ни өчен соңгы елларда прививкаларга игътибар артты һәм алар терлекләргә нинди зыян салырга мөмкин?
– Прививкалар сыерның капланмавына яки бозаулый алмыйча азаплануына берничек тә йогынты ясамый. Аның сәбәпләре башкада булырга мөмкин. Сыерларда гинекология авырулары еш очрый. Ташланган сыерны бик нык ашатсалар да, бозау зур булып үсә һәм ул авыр бозаулый. Икенчедән, гадәттә сыерларның бозаулый торган вакыты – декабрь–март айлары дип санала. Бу чорда маллар күбесенчә абзарда тора, аз хәрәкәтләнә, витаминнар да җитеп бетми. Прививкаларга килгәндә, соңгы елларда нодуляр дерматитка каршы прививка өстәлде. Ул елына ике тапкыр ясала. Вакцинадан башка булмый, чөнки ул – бик куркыныч авыру. Тагын бер прививка котыру авыруына каршы ясала. Моннан тыш, себер түләмәсенә прививка соңгы 8–9 елда ике тапкыр ясала башлады. Элек аны бер тапкыр гына ясыйлар иде. Нәтиҗәсе дә бар. Моңа кадәр ике-өч елга бер тапкыр чыккалап торган авыру хәзер күренми. Шуңа күрә малга ясалган прививканың зыяны бар, дип әйтү дөрес булмас. Ул әллә нигә бер тапкыр аллергия гына бирергә мөмкин. Мондый хәл күпчелек очракларда яшь бозауларда күзәтелә. Гомумән алганда, вакцинациядән куркырга кирәкми, хәзер аларның барысы да җиңеләйтеп эшләнә. Прививка ясаган малның унсигез ай буена авыруга каршы иммунитеты формалаша. Сәламәт мал аны яхшы, җиңел кичерә. Киңәш буларак әйтеп узыйм: вакцина ясаганда хуҗалар маллары янында булса, аларга күпкә тынычрак һәм җиңелрәк була.
– Малларны авырулардан ничек сакларга? Иң элек нәрсәне истә тотарга?
– Малларның сәламәт, нык булуы аларның иммунитетыннан тора. Витамин биргән терлекләр чирләргә чыдамрак була, авыруларга тиз генә бирешми. Кайбер кеше: «Күп сөтле сыерның ябык булуы нормаль күренеш», – ди. Ләкин яхшы сөт бирә торган мал уртача көрлектә булырга тиеш. Ризык бирергә җае калмагач, гәүдәдәге булганын сөткә биреп ябыга ул. Шуңа минем гел әйтә торган сүзем: малыңнан бер кул белән ризык алсаң, икенчесе белән үзенә бир. Малга хәтта тоз да бирмәүче кешеләр бар. Җәй көне мал алдында тоз һичшиксез булырга тиеш, чөнки ул тирли, матдәләр алмашы көчәя. Сыерга тәүлегенә 100 килограммга 10 грамм тоз тиеш. Шулай да монда чама хисен онытмаска кирәк. Тозны кисәк кенә дә бирергә ярамый, чөнки сыер агуланырга мөмкин. Чиста, җил үтәли йөрмәгән урында торган маллар да нык була. Шуңа күрә мал дип кенә бармак аша карарга кирәкми, әйткәнемчә, ул да – җан иясе. Ул да яхшы тәрбия сорый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез