25 апрельдән башлап Африкадагы Мали илендә хәл кискенләште. Табигый казылмаларга бай ул илдә күптән хөкүмәт гаскәрләренең гыйсъянчы көчләр белән тарткалашы бара. Тартыш нигездә җирле туарег халкының бәйсезлек өчен көрәше фонында җәелә. Ислам җиһадчы төркемнәре дә актив сугыш хәрәкәтләре алып бара. Туареглар үз көчләрен Азавад фронты дип атыйлар. Фронт әл-Кагыйдәнең (Россиядә террорчы дип танылган һәм тыелган оешма) бер тармагы булган «Җәмәгать нусрат әл-Ислам вәл мөслимин» (Jama'at Nasr al-Islam wal Muslimin) хәрәкәте белән аркадашлык итә.
Гыйсъянчыларның берләшкән көчләре соңгы көннәрдә стратегик уңышлы һөҗүмнәр алып бара. Мотоциклларга утырган гыйсъянчылар шәһәрләргә, файдалы казылмалар чыгара торган компанияләрнең инфраструктурасына һөҗүм итә. Төньяктагы Кидәл шәһәре тирәсендә сугыш хәрәкәтләре аеруча кискен барды. Кидәлне Малиның хөкүмәт гаскәрләренә ярдәмгә килгән Россиянең «Африка корпусы» саклый иде. Федераль матбугат бу уңайдан: «Кораллы төркемнәр альянсы Бамакода (Мали башкаласы) Сүрия сценариен уйнарга тели», – дип яза. «Һөҗүм итүчеләр россиялеләргә нейтралитетка алмашка кагылгысызлык тәкъдим итәләр», – дигән юлларны да үзәк мабугаттан алдым. Төбәктән алынган хәбәрләр, чынлап та, «Африка корпусы»на кагылгысызлык гарантияләнүен әйтәләр.
Үткән тәүлекләрдә сепаратчы төркемнәр Кидәл шәһәрендәге төрек пилотсыз очкычлары белән идарә итү үзәген кулга төшерде. Төркия Чит илләр эшләре министрлыгы бу уңайдан: «Төркия Малига террорга каршы көрәшендә теләктәшлек белдерүен дәвам итәчәк», – дигән белдерү ясады.
Мали – табигый казылмаларга бай ил. Иң зур экспорт товары – алтын. Тимер рудасы, фосфатлар, литий экспорты әһәмияткә ия. Соңгы елларда марганец, боксит, уран экспорты үстерелә. Файдалы казылмалар нигездә Европага озатыла. Илдәге тотрыксызлык Көнбатыш өчен яңа проблемалар тудырырга ихтимал.
Якын Көнчыгыш проблемасы хәл ителмәгән килеш калуын дәвам итә. Израиль–Америка тандемының үз эчендә каршылыклар көчәя. Израиль армиясенең генштаб җитәкчесе Эяль Замир, югары офицерлар корпусы алдында чыгыш ясап, Израиль Оборона армиясенең әхлакый яктан череп таркалуын хәбәр итте. Мародерлык, вандаллык, көчләүләр армиядә гадәти хәлгә әйләнгән. Замирның: «Бу ЦАХАЛдагы (Израиль армиясе) әхлакый фетнәгә тиң», – дигән сүзләрен Израиль порталыннан ясалма акылдан тәрҗемә иттереп алдым. АКШта да хәлләр шәп түгел. Трамп телетапшырулар алып баручы, популяр комик һәм продюсер Джимми Киммелны кичекмәстән эштән азат итәргә боерды. Ул Трампка һөҗүмнән берничә көн алдан хатыны Меланияне «тол хатын булачак» дип көлгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез