Малларга субсидия кайчан бирелә башлаячак? Нинди кәгазьләр җыярга кирәк?
Айнур. Нурлат районы
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге:
– Быел 1 гыйнвардан шәхси хуҗалыкларга субсидия бирү тәртибе үзгәрде. Татарстан Министрлар Кабинеты карары чыкканнан соң, мәгълүмат Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтына куела. Аннан шәхси хуҗалыклар (ЛПХ) авыл җирлегенә яки районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук министрлыкның кече хуҗалыкларны үстерү бүлегеннән белешергә мөмкин. Гаризалар «Минем субсидияләр» системасы аша кабул ителә. ЛПХлар исә йә үзләре, йә авыл җирлеге секретаре аша гариза бирә ала.
Субсидия алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
– шәхси ярдәмче хуҗалык җир кишәрлеген арендага алган очракта аренда килешүе;
– түләүле ветеринария хезмәте күрсәтү турында килешү;
– чыгымнарны күрсәткән, азык өчен түләнгән чеклар;
– шәхси хуҗалык башлыгының паспорты;
– Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан милек хокукындагы һәм яисә башка хокуктагы шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлеге булуын раслый торган документ;
– шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу буенча электрон хуҗалык кенәгәсеннән 1 гыйнварга кадәр бер яшьтән зуррак булган савым сыерлары, кәҗәләр санын раслый торган язу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез