Газетага язылу

Малы барның сые бар: авылларда ит бәяләре ничә сум?

Кар төшеп, җирләр туңдырып җибәргәч, авыл халкы өчен мәшәкатьле дә, күңелле дә, бәрәкәтле дә чор башлана. Кош-кортларны чистартып, урнаштырып бетергәч, алар зур терлекләрен чалырга тотына.

Малы барның сые бар: авылларда ит бәяләре ничә сум?
Илдар Мөхәммәтҗанов

Күпме көч куеп үстергән малларны урнаштыру авыл халкы өчен зур эш булып тора. Зур, әмма рәхәт эш ул, ди алар, гадәттә, бу хакта сөйләшә башлагач. Республика авылларында халык малларын кайчан эшкәртә? Ит бәяләре ничә сумнан йөри? Без шул хакта белештек.

Көтеп торыш юк

Хәер, башка бик күп авыллардагы шикелле, Арча районының Иске Кырлай авылында да малларны эшкәртер өчен зәмһәрир суыкларны көтеп торучылар юк.

– Безнең гаилә, авыл җирендә торгач, хайван асрамыйча булмый, дип фикер йөртүчеләрдән. Саф һавага чыгып, җилләнеп керү дә үзе ни тора бит. Хайван булмаса, абзар буш, кул эшсез шикелле. 12 баш үгез тотабыз. Үзебезгә ашарга дигәнен эшкәртеп тутырып куйдык инде. Хәзер элеккеге шикелле ноябрь ахыры–декабрь башын көтү юк. «Кызу сугым чоры» дигән күренеш тә бетеп килә. Кемнеке кайчан өлгерә, шул вакытта эшкәртә дә, тутырып та куя. Хәзер тиз генә, җиңел генә эшләсәк тә, барыбер элеккеге вакытлар сагындыра. 6, 9 айлык тана суйсак та, әллә никадәрле туган-тумача, күрше-күлән җыелыша идек бит. Эш беткәч, табын корып, рәхәтләнеп сөйләшеп, бәйрәм итеп утыра торган идек. Хәзер мондый эшләрне ирем, балалар һәм күрше абзые белән бергәләп башкарып чыгабыз. Кеше чакырсаң, бер үгез сую 5 мең сум тора. Аз түгел. Ничек булса да, үзең эшкәртә алсаң, файдалырак та, яхшырак та. Ә итне безнең якларда 530–540 сумнан җибәрәләр, – диде Фәйрүзә Әхмәтҗанова.

Кукмара районының Сәрдекбаш авылыннан Клавдия Насыйбуллина да шундыйрак фикер әйтте.

– Хәзер авылда мал асраучылар бик күп түгел инде, зурлап, сугым чоры башланды, дип тә әйтеп булмыйдыр. Авылыбызда сугым цехы бар, без шунда чалдырабыз. Килеп алып, чалып, эшен бетереп бирәләр. Әзер итне барып кына алабыз. Бер баш малны чалып, эшкәртеп бирү дүрт мең сум дип беләм. Һәрхәлдә, без соңгы тапкыр эшкәрткәндә шундый хак иде. Ә гомумән алганда, авылыбызда гаиләләре, туганнары белән бергәләп эшкәртүчеләр дә, килеп эшкәртеп бирүче сугымчылар да бар. Тик шулай да үзенә, бала-чагасына ашарга дип кенә чалдыручылар да цехка күп йөри хәзер. Безнең авылда ит бәясе 530–550 сум, – диде ул.

Рәмзия Галимҗанова әйтүенчә, Зур Кукмарада мал асраучылар аз. Күпчелек кеше итне сатып кына ала.

– Малны без генә күпләп тотабыз. Әле шушы көннәрдә генә атны эшкәрттек, тагын ике үгезебез бар. Соңгы елларда сугымчылар чакырабыз. Ике кешегә 4 мең сум акча бирәбез. Бер сәгатьтә бөтен эшен бетереп китәләр, акча да кызганыч түгел. Элек мал сую бәйрәм шикелле була, көн буена сузыла иде. Андый көннәр дә сагындыра, – ди Рәмзия апа.

Питрәч районының Татар Казысы авылыннан Факил Гәрәев әйтүенчә, быел ноябрь җылы килгәч, күп кеше терлек суюны декабрь ахырында башкарган.

– Әлегә үз көчебез белән башкарып чыгабыз, каяндыр читтән кеше чакыртканыбыз юк. Шөкер, авылда берләшә торган, ярдәмгә килә торган ир-атлар бар әле. Туганнар да читтә калмый. Бездә итнең килосы 550–560 сум тирәсе. Ләкин бәяләр гел үзгәрүчән, кем ничек булдыра, шулай җибәрә. Беркем беркемне гаеп итеш юк, – диде ул.

Бергәлектә – көч

Мондый зур эш башкарганда, иң җаваплысы, әлбәттә, сугымчы җилкәсенә төшә. Кайбер авылларда «тәмле» куллы, эш җаен белгән кешене табу шактый мәшәкать тудыра. Мондый вакытта аларга ярдәмгә оста сугымчылар килә.

Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә авылыннан Фирдәвес Уразманов әйтүенчә, малны күп итеп асраучылар эшне елның теләсә кайсы вакытында башкара. Тик күпчелек кеше сугымнарын менә шушы вакытка – көннәр салкын чакка калдыра.

– Безнең авыл зур түгел, якынча кырыклап кына хуҗалык. Шуңа күрә бар эшне дә бергәләп башкарырга тырышабыз. Егетләр белән җыелышабыз да бүген – беребезгә, икенче көнне икенчебезгә барабыз. Элек көненә биш мал эшкәртә идек. Бик арыта иде. Хәзер эшне җайладык, малны тракторның сәнәгенә элеп куябыз. Төшкә кадәр дүрт малның эшен бетерәбез. Моның өчен акча алганыбыз юк. Ике мал эшкәрткәч, кереп ашап алабыз да, шуның белән шул. Элеккеге шикелле хәмер кулланучылар да юк бит авылда. Анысы бик яхшы. Кешеләр исә ботлап та, бүлгәләп тә сатып ала. Бездә итнең килосы 580–600 сумнан йөри. Күрше авылда арткы ботларны 620 сумнан сатучылар да бар, – диде ул.

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылыннан Дамир Галиев озак еллар сугымга йөргән. Тик сәламәтлеге какшап киткәч, быелдан туктарга булган. Бик сирәкләргә, якыннарга гына баргалый икән.

– Безнең буын эшләде әле, тик хәзер яшьләрнең мал чалырга өйрәнәселәре килми бит. Иң яшь дигәннәре мин булам, миңа да 50 тулды... Шуңа күрә күпчелек очракта башка авыллардан килә бригадалар. Ике кешегә 5 мең сум алалар. Мин үзем дә 2500 сумга йөрдем. Башка авылларга да бара идек. Авылыбыздагы чалу цехында да эшләп алдым. Анда көн саен 4–5 хайван эшкәртә торган идек. Тик мал чалу бер дә җиңел эш түгел ул. Физик көчтән бигрәк, рухи авырлыгы бар, – диде ул.

Итнең кай җире иң тәмлесе?

Хәмзә Гарәпшин, сугымчы (Балтач районының Кариле авылы):

Үпкә-бавыр белән эчәкне бүлеп тора торган өлеш – итнең иң тәмле җире. Ул 10–15 минутта пешә. Аннан кала билдәмә (вырезка) – шәп җире. Ботлап алганда, малның ал ягы әйбәтрәк. Кеше арт санына кызыга, ләкин алгы өлеше тәмлерәк. Алгы як кабыргалы була. Юка кабырга шулпада бик тәмле булып, кабарып пешә. Арткы ягы – фаршка, алгысы шулпага яхшы. Ите алгы якта да, арткы якта да бер чама. Алгы якта сөяге азрак та әле. Хәзер эчәкнең мәшәкатеннән куркып, аны ташлаучылар да бар. Югыйсә шулай ук бик тәмле җире бит. Бигрәк тә кырык картасы шәп. Терлек арасыннан карасак, ат эчәге иң тәмлесе. Шуңа күрә ул ит бәясеннән йөри.

Итнең кайсы өлеше нәрсәгә бара?

Муен ите – фарш, кәтлит, аш өчен.
Майсыз ит – фарш, кәтлит, аш өчен
Сырт ите (юан өлеше, нечкә өлеше) – зур кисәкләр белән пешерү өчен.
Бот ите – кыздыру, фарш, кәтлит, аш өчен.
Койрык – койка (холодец), аш өчен.
Билдәмә (вырезка) – зур кисәкләр белән кыздыру һәм пешерү өчен.
Калак сөяге ите – кечкенә кисәкләр белән пешерү, томалап пешерү һәм фарш өчен.
Түш ите – пешерү, томалап пешерү һәм фарш өчен.
Корсак ите (пашина) – кәтлит һәм шулпа өчен.
Арткы бот – өске һәм эчке өлешен кыздырырга, ян һәм тышкы өлешен пешерергә һәм томалап пешерергә мөмкин.
Аяклар – койка (холодец) өчен.

 

Киңәш


Малны суйгач та, итен шунда ук пешерергә киңәш ителми. Ит бер тәүлек тирәсе салкын урында торырга тиеш. Яңа итнең мускуллары тартышып тора. Шуңа да аны ашка салгач, шулпага үзенчәлекле тәм чыгарга мөмкин.

Сугым өчен бер яше тулып киткән мал яхшы. Аннан яшьрәк терлекнең ите лайлалырак була.

 

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүровтан терлек асрауга кагылышлы кызыклы фактлар

Иң файдалы ит сарыкныкы, аннан соң атныкы.

 

Малларда холестерин курыккач күбрәк барлыкка килә. Шуңа күрә хайванны куркытып чалырга ярамый. Сарык, йонын алырга гына алып чыгалар, дип уйлап, курыкмый икән. Шуңа күрә аның итендә холестерин да азрак.

 

Куркытып суйган малның ите дә каты була.

 

Иң файдалы тирес – сарыкныкы, аннан соң гына атныкы. Күпләр ат тиресе дип уйлап ялгыша. Ат тиресенең чамасын югалтсаң, ул җиргә утыртылган яшелчәләрне яндырып, зыян салырга мөмкин. Ә сарык тиресенә утыртылган яшелчәләр гөрләп үсә.

 

Пычрак, сазда яткан сарыкның ите дә исле була.

 

Сарык асрыйсың икән, тәкә ел саен үзгәрергә тиеш, чөнки алты айдан ул үзенең бәтиен каплата башлый. Шул сәбәпле нәсел бозыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре