Мамадыш районының элеккеге башлыгына Дәүләт Думасы депутаты мандатын тапшырдылар

Россия Үзәк сайлау комиссиясе бүген узган утырышта әлегә кадәр Мамадыш районы башлыгы булып эшләгән Анатолий Ивановка һәм телевидение алып баручысы Марина Кимга Дәүләт Думасы депутаты мандатын тапшырды.

Мария Ким – “Справедливая Россия – За правду” партиясе вәкиле. Аңа шул ук партиядән булган һәм узган елның ноябрендә вәкаләтләре туктатылган Вадим Белоусовның мандатын тапшырдылар.

“Бердәм Россия” вәкиле Анатолий Ивановка исә Россия Президенты Администрациясенә эшкә күчкән Елена Ямпольскаяның мандатын тапшырдылар.

Билгеле булганча, узган атнада Мамадыш районы советы утырышында җирле депутатлар Анатолий Ивановның вазыйфасыннан китүен кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына исә вакытлыча Вадим Никитинны билгеләделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре