Ватсап төркемендә шаккатыргыч видео таралды. Анда дистәләгән аю урманда йөри.
Мамадыш районының Соколка урманчылыгы дип, әлеге видеога "ачыклык" та керткәннәр. "ВТ" журналисты бу хәлне белеште. Аюлар Татарстанныкы түгел икән.
- Ватсап хәбәрләренә бөтенләй ышанырга түгел. Безнең урманда мондый хәл юк. Агачларына карагыз. Бездә нарат үсә, – ди Мамадыш районының Соколка урманчылыгы җитәкчесе Рәкыйп Ибәтуллин.
Башка урманчылардан да белештек. Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев та: "Аюлар безнеке түгел, курыкмагыз", - ди. Баксаң, әлеге видео ватсапта ике атна йөри икән инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез