10 апрель көнне иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Мамадыш районының Югары Берсут авылында янгын чыккан. Ут ике күрше торак йортны һәм йорт яны корылмаларын юк итә. Бу хакта "Нократ" яза.
- Янгынның сәбәбе ачыклана, экспертиза үткәрелә, - дип хәбәр итте Мамадыш районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчесе өлкән лейтенант Максим Коренков.
Янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез