Газетага язылу

Мамадышта СВОда хезмәт итүченең улының хыялын чынга ашырдылар

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин сигез яшьлек Степан Асаповның Яңа ел хыялын чынга ашырды.

Мамадышта СВОда хезмәт итүченең  улының хыялын чынга ашырдылар
Мамадыш районы матбугат хезмәте

Малайга бүләкне «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында тапшырдылар.

Степан – Мамадыш районыннан беренчеләрдән булып мобилизацияләнгән хәрбинең улы. Район башлыгы каникул вакытында да «Квантум» техник иҗат үзәгендәге рәсем дәресләрен калдырмаган малайның тырышлыгы хакында әйтеп үтте.

«Яклаучыларның гаиләләренә ярдәм итү һәм балаларның елмаюын күрү бик мөһим. Степан, сиңа бәхетле Яңа ел телим», – диде район башлыгы.

Акция 2025 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. «Быел сайтка 3 меңнән артык гариза җибәрелгән. Һичшиксез, хыялларны чынга ашырачакбыз!» - дигән иде республика лидеры Рөстәм Миңнеханов МАХ каналында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военн

Көн хәбәре