Газетага язылу

Мәңгелек яз илендә: Татарстан башкаласына меңләгән студент килә

25–29 ноябрьдә Казан студентлар башкаласына әвереләчәк. Бу көннәрдә «Россия студентлар язы – 2025» фестивале уза. Быел ул Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Жиңүнең 80 еллыгына багышланган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында журналистлар белән очрашуда сөйләделәр.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үтүенчә, «Студентлар язы»ның көз көне узуына гаҗәпләнәсе түгел. «Чараның ноябрьдә булуы кызыклы, күпләрдә сорау да тудыргандыр. Тик бездә – һәрвакыт яз, студентлар өчен бигрәк тә», – диде ул. Азат Кадыйров сөйләвенчә, фестиваль ил буйлап сәяхәт итә. Ә Казанда ул инде дүртенче тапкыр узачак. Юкка гына түгел, билгеле: Татарстан башкаласы чараларны югары дәрәҗәдә үткәрүен гел дәлилләп тора.

 

Шулай итеп, Казан 25–29 ноябрь көннәрендә 82 төбәктән 2000 ләп катнашучы кабул итәчәк. 60 белгечкә 900 дән артык бәйге номерларын бәяләргә туры киләчәк.

 

Катнашучылар 10 юнәлеш буенча көч сынашачак. Тимер юлчылар мәдәният сарае, Химиклар мәдәният сарае, Казан энергетика университеты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе, «УРАМ» экстрим-паркы, Казан дәүләт мәдәният институты, Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык университеты бу көннәрдә иҗат белән «кайнап» торачак.

 

Әлеге фестиваль 1993 елдан бирле уза. Бу хакта Россия яшьләр берлегенең  «Студвесна» яшьләр иҗатын үстерү программасы җитәкчесе Валерия Позикова әйтте. «Яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге биргән өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез, – диде ул. – Вокал һәм бию юнәлешендә катнашучылар алдан әзерләнгән номерлар белән катнашса, үзенчәлекле номинация булып, видео һәм арт-иҗат юнәлешләрен атар идем. Бу ике юнәлештә дә фестиваль барышында әзерләнгән эшләр бәяләнәчәк».

 

Оештыручылар Казанга килгән кунакларны татар милли ризыклары белән сыйлаячакларын әйтте. Фестивальне оешкан рухта уздырып җибәрү өчен 250 волонтер билгеләнгән.

XXXIII Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестиваленең тантаналы ачылышы исә 25 ноябрь көнне Баскет-холлда узачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

ТаңЧулпан

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре