Газетага язылу
  • Фото: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Марат Әхмәтов: «Бергә барыбер җиңелрәк»

Без – Тукайлы халык. Телебез – Тукай теле, елыбыз –Тукай елы, сүзебез – Тукай сүзе. Рухи кыйблабызга тугры булып, ил-көнебез, милләтебезгә, аның киләчәгенә игелекле хезмәт итеп яши торган энҗе бөртеге кебек кешеләр һәр барчыгыз да. Халыкара татар теле олимпиадаcы җиңүчеләрен котлаганда, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов әнә шулай дип белдерде.

Марат Әхмәтов: «Бергә барыбер җиңелрәк»

– Сезнең белән без көчле, сезнең  белән без бергә. Бергә икән, димәк, без һәрчак җиңеп яшибез дигән сүз. Һәрберегез бик кадерле безгә, – ди Марат Әхмәтов. – Туган телен яраткан кеше башка  халыкларның телләрен дә хөрмәт итәчәк. Милләтенең гореф-гадәтләрен, матур традицияләрен саклый белгән халык башка милләтләрнең дә шул ук рухи сыйфатларын кадерли, хөрмәтли белә. Без туган телебезне олылап, башка милләтләргә дә кадерле мөнәсәбәт булдырабыз. Илебез-көнебезне берләштерәбез, ә андый сыйфатлар безгә бик кирәк.

Марат Әхмәтов Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе буларак, чит төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм җитәрлек түгеллеген дә әйтеп узды.

– Кимчелегебезне аңлыйм. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәгәнегез өчен без  чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә бик бурычлы, чөнки әле сезгә җитәрлек күләмдә ярдәм күрсәтә алганыбыз юк.  Бу форум йомгакларында ниндидер мөрәҗәгатьләрне  Мәгариф  министрлыгы безгә төпләп җиткерә икән, комиссия исеменнән мөмкин булган ярдәмне күрсәтәчәкбез,  – диде Марат Әхмәтов. – Әле үзебез 2 миллионнан артык татар яши торган республикада туган телебезне саклау авыр дип зарланабыз, ә сезгә ничек кыен булганын күз алдына китерүе дә авыр. Сез чит җирдә, башка  мохиттә үзегездә  рухи көч табып, телебезгә, көнебезгә ничек хезмәт итеп яшисез. Бергә булыйк, бердәм булыйк.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре