Марат Әхмәтов: «Без – күптармаклы республика һәм бездә җитештерү бик бай»

Дәвамчанлык, бердәмлек һәм кыюлык. «Волга» экспертлар клубының чираттагы утырышында Татарстанның уңыш сере турында сөйләштеләр.

Нигез саклау

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җавапны тирәннәнрәк эзләргә тәкъдим итте.

– Төп карарлар Советлар Союзы таркалган чорда ук кабул ителде. Ул вакытта республика җитәкчелеге икътисадның совет чорында төзелгән нигезен саклап калды. Халык һәм идарә структуралары яңа базар шартларында эшләргә әзер булмаганлыктан, бездә базарга «йомшак керү» сәясәте тормышка ашырылды, – диде ул.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, хосусыйлаштыру, тузган торакны бетерү кебек программаларның да әһәмияте бик зур. «Тузган торакны бетерү программасы Казанның Меңьеллыгы алдыннан өр-яңа диярлек шәһәр төзү мөмкинлеген тәэмин итте», – дип искә алды Марат Әхмәтов.

Бүгенге уңышлар да күз алдында. «Татарстан, соңгы ун елда тулай төбәк продукты күләмен өч тапкыр арттырып, бик яхшы икътисадый үсешкә иреште. 2024 ел йомгаклары буенча ул 5,2 триллион сумга җитте. Без – күптармаклы республика һәм бездә җитештерү бик бай. Димәк, Татарстанда барлык тармаклар да икътисадый үсешкә этәргеч булып тора. Инвестицияләр капиталына 1 трлн сумнан артык акча салынды, без киләчәккә нигез салабыз. Бу – бик зур хезмәт», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Төп үсеш нокталары дип ул нефть чыгаруны һәм нефть химиясен, машина төзелешен, авиа- һәм корабль төзелешен атады. «Республикада агросәнәгать комплексы аерым урын алып тора. Без – авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме буенча ил күләмендә беренче өчлектә. Бары тик Краснодар крае һәм Ростов өлкәсе кебек йомшак климатлы төбәкләрдән генә калышабыз. Шул ук вакытта, республика – сөт җитештерү буенча беренче: 2,3 миллион тонна сөт җитештерәбез», – диде Марат Әхмәтов. Аның әйтүенчә, киләсе бишьеллык азагына Татарстан тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешергә ниятли. Болар – елга 3 миллион тонна сөт, 5 миллион тонна ашлык, 1 миллион тонна майлы культуралар һәм ит җитештерүне икеләтә арттыру.

Һәрвакыт тел очында

Инде читтән ничек күренгәнен тыңлыйк. «Петербург сәясәте» фонды президенты, танылган сәясәт белгече Михаил Виноградов фикеренчә, республиканың төп үзенчәлеге үсешнең үзенчәлекле үрнәгеннән гыйбарәт. «Ул берьюлы дүрт тармакны – нефть чыгаруны, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын һәм туризмны берләштерә», – диде ул. Белгеч әйтүенчә, Татарстанга дистә еллар дәвамында илнең үрнәк төбәге булып калырга нәкъ менә шул комплекслы якын килү ярдәм итә дә инде. «Белүебезчә, Россиядә алдынгы төбәкләре исемлеге даими үзгәреп тора. Әле 5–10 ел элек кенә Калуга, Свердловск, Кемерово өлкәләре турында сөйләсәк, бүген алар турында ишетелми дә. Ә менә Татарстан – һәрвакыт тел очында», – диде Михаил Виноградов.

Белгеч республика башкаласына Казанда узган «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумында катнашу өчен килүен дә әйтте. Бу уңайдан, республикадагы кечкенә шәһәрләрдә яшьләрне читкә җибәрмәү мәсьәләсенең уңышлы хәл ителүен телгә алды ул. «Биредә үзең тулысынча тәэмин ителгән хис туа, син дөрес урында тугансың һәм дөрес урында яшисең», – диде Михаил Виноградов. Сәясәтче билгеләп үткәнчә, икътисадның барлык юнәлешләренең тотрыклы үсеше республикада яшәүчеләргә туган төбәкләрендә тормыш һәм карьера өчен мөмкинлекләр табып, республикада төпләнеп калу өчен шартлар тудыра.

Россия Президентының Иҗтимагый проектлар буенча идарәсе референты Владимир Костеев республикада идарә итү тәҗрибәсенең дәвамчанлыгын билгеләп үтте.

– Бүген табигый ресурсларга яки бюджет трансферларына нигезләнеп, төбәкләрне «бай» яки «ярлы»га бүлеп карау үткәндә кала. Көндәшлек исә матди булмаган өлкәгә күчә. Сүз идарә итү компетенцияләре турында бара, – дип ассызыклады белгеч. – Татарстан үз статусын һәм символларын алга этәрү юнәлешендә эшли. Шул исәптән үзен инновацияле республика буларак таныту юнәлешендә дә. Әлеге төбәк беренчеләрдән булып үсеш өчен идарә итү алымнарын куллана башлады, инновацияле үсеш территориясе булу максатын куйды.

Владимир Костеев сүзләренә караганда, уңышның мөһим шарты – үсешнең өзлексез булуы һәм идарә итү тәҗрибәләренең дәвамчанлыгы.

«Социаль тикшеренүләр эксперт институты» төбәк программалары департаменты директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дарья Кислицина республика үсешенең өч факторын атады.

– Беренчесе – дәвамчанлык. Без бу мәсьәләдә Татарстанның бик яхшы үрнәк булуын күрәбез. Икенчесе – үз проектларын федераль дәрәҗәгә җиткерә белүе. Өченчесе – алга баруда кыюлык. Татарстанның озак вакытка исәпләнгән үсеш стратегиясе бар, – диде белгеч. – Казанда Татарстан Рәисенең иҗтимагый штабында булдык. Биредә эшнең системалы һәм сыйфатлы оштырылуы бик нык тәэсир итте. Барлык төп программалар да игътибар үзәгендә. Халык белән аралашу өчен гадәти булмаган алым кулланыла, ул да булса – «Безнең ишегалды» программасы. Чыннан да, төзекләндерү темасы аша элемтә күпкә киңкырлырак килеп чыга», – диде Иҗтимагый палата әгъзасы.

Иң мөһиме – кеше

Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова республикада уңышка ирешүнең тагын бер серен чиште. «Иң мөһиме – кеше. Ул уңайлы шартларда яшәргә һәм иртәгәгә ышанырга тиеш», – диде ул.

Татьяна Ларионова республикада тормышка ашырыла торган кайбер программаларга аерым да тукталды. «Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып 1990 нчы елларда ук аз керемлеләргә адреслы ярдәм күрсәтү программасын эшләтеп җибәрде. Бүген бу инструмент даими рәвештә камилләштерелә һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә. Республика – авыл җирендә бала тапкан әниләргә бер тапкыр бирелә торган пособие түли торган бердәнбер төбәк. Демографик сәясәткә керткән өлеше Татарстанга туучылар саны буенча Идел буе федераль округында алдынгы урынны сакларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, республикада мәктәпләрне капиталь төзекләндерү эше комплекслы рәвештә алып барыла. Ул уку йортларын яңадан җиһазлауны да үз эченә ала. Татарстан беренчеләрдән булып укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештырды. Шулай ук, шәһәр яны лагерьларын төзекләндерүнең кирәклеген аңлап, киң колачлы эш башладык», – дип сөйләде Татьяна Ларионова.

Сөйләшү ахырында исә ул чарада катнашучыларны Татарстанга кунакка чакырды. «Без Татарстанда яшибез, дип горурланып әйтә алабыз. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең шигарьгә әверелгән сүзләре бар: «Без булдырабыз!» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны тагын да тулыландырып: «Без бергә!» – диде. Җаваплылык ул – Татарстанга хас сыйфат. Минемчә, бу да – уңыш сере. Без Татарстанны, Казанны бик яратабыз. Безгә кунакка ешрак килегез. Сез дә безгә гашыйк булырсыз, дип ышанам», – диде Татьяна Ларионова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре