Марат Әхмәтов: "Безнең олы абыебыз – гармун күрегенең көлен ашап караган кеше"

Кичә Казан дәүләт мәдәният институтында «Гармунтуй» концерты узды. «Россия 1 – Татарстан» телеканалында чыгып килүче «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшыруларының төп геройлары – төрле районнардан килгән үзешчән гармунчылар бер сәхнәгә җыелды. Аларны проектның авторлары – Айзилә Батырханова һәм Наил Сәгъдиев тәкъдим итте.

Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Ул гармун белән бәйле балачакта булган бер кызыклы хәл сөйләде. “Гармунны үзем дә якын күрәм. Бик тә гармунда уйнарга өйрәнәсем килеп үстем мин. Без бүген очрашкан гармунчылар кебек остарып кына булмады. Әле хәтта шул уңайдан бер кызыклы хәл дә сөйләп күрсәтәм. Без гаиләдә биш бала үстек. Олы абыебыз гармунда уйнарга өйрәнергә бик азапланды. Моны күреп торган күрше гармунчы абый аңа: “Энем, гармунда уйнарга өйрәнер өчен, башта аның күреген мунча мичендә яндырып, көлен ашап карарга кирәк”, – дигән. Шулай итеп, безнең олы абыебыз – гармун күрегенең көлен ашап караган кеше. Тик аннан, ни сәбәпледер, гармунчы чыкмады...” – дип искә алды ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре