Марат Әхмәтов - язучыларга: Рәис кем булса да, барыгызга да ярап бетмәс

Язучылар Корылтаенда Татарстан Рәисе сәламен житкергәннән соң, Татарстан Дәүләт Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов кайбер проблемаларга тукталды:

- Милләтебезне, телебезне саклауда сезнең фикер әһәмиятле. Сез шәхес буларак җайлы түгел, әмма сездән башка мөмкин дә түгел. Рәис кем булса да, барыгызга да ярап бетмәс. Сезгә талантны ишеп биргән, әмма оештыру сәләте барыгызда да бар дип әйтеп булмый.

Марат Әхмәтов язучыларны очрашуларга аз йөрисез дип тәнкыйтьләде.

"Очрашулар, фәнни-гамәли конференцияләр алар чамасыз күп түгел, ә алар кирәк. Ике корылтай арасында 226 китап басылган, бу аз әлбәттә. Китапны укучы күбрәк булсын өчен үзегезгә дә тырышырга кирәк. Без 500 не дә, меңне дә бастырырбыз, әмма ул китаплар укылсын иде", - диде ул.

Марат Әхмәтов республикада 10 нан артык нәшрият барлыгын, әмма аларның китап сату эше белән шөгыльләнмәвен билгеләп үтте һәм Татарстан китап нәшрияте, "Татмедиа" агентлыгы бу җәһәттән үрнәк күрсәтсен иде дигән теләген җиткерде. Язучылар берлеге бинасы серванттагы савыт шикелле бикләп тотылмасын, самавыр кебек кайнап торсын дип, анда чараларның аз үткәреләенә басым ясады.

https://vatantat.ru/2025/03/165904/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре