Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе:
– Президент Юлламасында яңгыраган һәр тезис бик мөһим. Бик җентекләп әзерләнгән һәм киләчәккә юнәлеш ала торган стратегик документ бу. Нинди генә киеренке, ил язмышына бәйле халәт булуга карамастан, Президентыбыз республикабызның икътисады тотрыклы булуын билгеләп үтте. Бу – безнең ныклык запасыбыз бар дигән сүз һәм республиканың бу максатка бик нык йөз тотуы турында сөйли. Туган телләр комиссиясе җитәкчесе буларак, Президентыбызның үз чыгышын шушы мәсьәләдән башлап җибәрүе күңелемә аеруча хуш килде. Президентыбызның тел, милләт язмышына шулай җаваплы каравы безгә бик кирәк һәм ул безгә бик булыша. Киләсе елыбыз да Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан ителә икән, телебез язмышын куәтләп эшләргә тагын бер сәбәп, зур этәргеч бар дигән сүз. Гомумән алганда, быелгы Юлламаны конкрет юнәлешле, һәр тармакны исәпкә алган, республикабызның киләчәген ачык күреп, барыбызны да шушы максатны үтәүгә чакыра торган документ дип кабул итәм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез