Газетага язылу
  • Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Марат Әхмәтов Питрәч районындагы эшләр белән танышты

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Питрәч районында булды.

Марат Әхмәтов Питрәч районындагы эшләр белән танышты

Шәле мәктәбендә укучылар кунакларга Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектакленнән өзек күрсәтте. Мәктәп директоры Алмаз Мөхетдинов билгеләп үткәнчә, авылда туган телләрне өйрәнү, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча эш балалар бакчасыннан алып барыла. Сүз уңаеннан, әлеге мәктәпне тәмамлаучылар арасында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, генерал-лейтенант Габбас Зәйнуллин һәм башка танылган кешеләр бар. Ә 1930–1934 елларда биредә Габдулла Тукай гыйшык тоткан Зәйтүнә Мәүледова белем биргән.

Район мәдәният йортында узган «түгәрәк өстәл»дә милли мәгариф, туган телләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Марат Әхмәтов сүзләренчә, Питрәч районында туган телләрне, шул исәптән татар телен һәм мәдәниятен саклау җиңел түгел. Казанга якын урнашу үзен нык сиздерә. «Районда 64 мең кеше исәпләнә, ә асылда – 120 мең. Көн саен 20 меңнән артык кеше Казанга эшкә китә һәм кире кайта. Авыл яшьләре, район үзәгенә күчеп килгәч, шәһәр тормышына ияләшә, тамырларын, туган телләре һәм милли мәдәниятләре белән элемтәсен югалта», – диде ул.

Марат Әхмәтов «М-7 Шәле» индустриаль паркын да барып күрде, эшмәкәрләр белән аралашты. Ике ел элек ачылган сәнәгать паркы 34 гектардан артык мәйданны били, ул авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, техник җиһазлар җыю һәм башка эшләр белән шөгыльләнә. Сәнәгать паркы территориясендә 9 резидент үз производстволарын булдыру белән мәшгуль. «Резидентларга документлар тутыруда, электр челтәрләре сузуда  ярдәм итәргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләймановка. 

«Агролак» хуҗалыгында Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренә әзерлек белән танышты. Районның иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөрү мәйданы 3204 гектар тәшкил итә. Быел 2968 гектарда чәчү планлаштырыла. Механизаторлар белән аралашкач, Марат Әхмәтов аларга эшләрендә уңышлар теләде. «Иң мөһиме һава торышы уңайлы торсын, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр дә яхшы булсын», – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре