Марат Әхмәтов: «Туган тел ул атланып йөри торган велосипед түгел»

Быел республикада 11 нче сыйныф укучылары арасында татар теле сынавын нибары җиде укучы тапшырды. Барысы да – кызлар. Бишесе – шәһәр мәктәбеннән. Шулар арасыннан Казанның 127 нче мәктәбе укучысы Камилә Гыйләҗиева 100 балл туплаган. Телне авыл саклыймы, шәһәрме, монысы – бәхәсле мәсьәлә, димәк. Татар теле өчен җан аткан укучылар, аларның остазларын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына чакырып, рәхмәт әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

Кызлар хыялы

Җиде каһарман! Болар – Казан, Түбән Кама шәһәрләре һәм Мөслим, Әтнә районнары укучылары. Кызлар барысы да – чаялар. Яхшы укыйлар, матур җырлыйлар, оста бииләр. Чын мәгънәсендә, милләтебезнең йөзек кашлары. Алар арасында КФУның татар филологиясе һәм журналистикасы юнәлешенә укырга керергә теләүчеләр дә бар. Әйтик, 171 нче мәктәптән ике укучы: Карина Хәйруллина һәм Элина Куренщикова имтихан тапшырган. Их, 100гә аздан гына буйлары җитмәгән. Карина – 92, ә Элина 95 балл җыйган.

– Башта КФУның татар теле юнәлешенә җыенган идем. Ләкин җәмгыять белеменнән 3 балл җитмәде. Бу сынауны 42 баллга бирдем. Шулай булгач, анда үтү икеле. Казан дәүләт аграр университетына барырга туры килмәгәе, – диде Карина Хәйруллина.

Түбән Кама шәһәренең 35 нче лицее укучысы Сәмирә Сәгыйтова туган телебез турында күңелләрне йомшартырлык сүзләр әйтте. «Татар теле укуда, мәктәптә генә булырга тиеш түгел. Ул – безнең күңелдә, уйларда, фикердә һәм төшләрдә дә. Мин программист булган очракта да, туган телемне онытмаячакмын. Ул – канда», – диде ул.

Үзе Иннополис университетының IT юнәлешен сайлаган. Вузга укырга кергәндә, татар телен бирүчеләргә берничә өстәмә балл билгеләргә тәкъдим итте ул. Аның әйтүенчә, сыйныфташлары татар телен бик әйбәт белә. Бергәләшеп төрле олимпиада, бәйгеләрдә катнашканнар. Тик татар теле сынавын бары ул сайлаган.

– Бераз гына кызыксындыру җитмидер дип уйлыйм. Имтиханнарга әзерләнү бик күп вакытны ала. Без һәр балл өчен көрәшәбез. Кемдер берничә балл белән генә кермичә дә калырга мөмкин. Шуңа күрә вузларда татар теленнән имтихан тотучыларга өстәмә балл бирергә кирәк. 2–3 кенә булса да җитәр иде ул. Әйтик, һич югы КФУда эшләргә була моны, – ди Сәмирә Сәгыйтова.

Сәмирәнең соравына министр Илсур Һадиуллин болайрак җавап бирде:

– Югары уку йортлары уку алдынгыларына, иҗтимагый эшләрдә актив катнашкан балаларга ун баллга кадәр өсти ала. Моны вузлар үзләре хәл итә. Әлеге мәсьәләне контрольдә тотарбыз. 70тә, 700дә түгел, сез – 7әү генә. Югары уку йортларында татар теленнән сынау бирүчеләргә игътибар булырга тиеш.

Милли көч

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белдергәнчә, әлеге укучылар татар телен сайлап, туган телгә мөнәсәбәтләре белән бик матур үрнәк күрсәтте. Республиканың киләчәк язмышы өчен бу – бик кирәкле сыйфат.

– Ничек кенә булмасын, туган телгә караш төрлечә. Аны тормыш-көнкүреш белән генә бәйләп: «Миңа нәрсә бирә ул?» – диючеләр дә бар. Туган тел ул атланып йөри торган велосипед түгел. Бәлкем, кемгәдер тамак туйдыру өчен дә турыдан-туры ихтыяҗ бирмидер. Шул ук вакытта сезнең кебек җаны-тәне белән телебезгә бирелгән милләтпәрвәр кешеләребез дә бар. Тормыш мохитендә телебезнең дәрәҗәсе әле югары булмавына карамастан, сез матур итеп эшне дәвам иттерәсез. Укучыларга да, әти-әниләрегезгә дә рәхмәт. Гаиләдә телгә мөнәсәбәт җылы булмаса, мондый нәтиҗәгә ирешә алмас идегез, – диде Марат Әхмәтов.

Бу уңайдан Марат Әхмәтов башкалабыздагы 2 нче гимназия директорына шелтә белдерергә кушты. Чөнки анда берәү дә татарча имтихан сайламаган. Әлеге уку йортында Казан гына түгел, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш районнарыннан кадәр килеп укыйлар. «Безнең нинди милли җанлы, рухи яктан бай милләттәшләребез бар. Алар – безнең төп милли көчебез. Сезнең үрнәк бик кадерле», – диде ул.

Март Әхмәтов җиде укучының бишесенең шәһәрдән булуына да сөенде. «Без бит шәһәрләшүне руслашу процессы белән бәйлибез. Ни өчен дигәндә, шәһәрдә аралашу күбрәк рус телендә алып барыла. Татар теле авылда инде ул, дип сөйләсәк тә, бу очракта имтихан бирүчеләрнең бишесе – шәһәрдә. Димәк, безнең шәһәрдә мөмкинлекләр зур дигән сүз», – диде Марат Әхмәтов.

Укытучылар ни ди?

Казандагы 171 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарәпшина үзен борчыган сорауны кузгатып:

– КФУда, бу балалар тагын өстәмә имтихан тапшырырга тиеш, диделәр. Менә ул кирәкме икән? Алар бит инде аны бер мәртәбә бирде. Тел төбен тартып карар өчен әңгәмә дә җитәр иде. Алар бит болай да борчыла, – диде.

Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбе директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гарипованың да әйтер сүзе бар. Ул кызы Диләрәне туган телдән имтиханга әзерләгән.

– Диләрә татар теленнән – 82, җәмгыять белеменнән 67 балл җыйды. Алтын медаль алырга өметләнгән иде. Әгәр бер сайлап алу фәненнән 70 балл җыйсаң, алтын медаль була, дигәннәр иде. Кызганыч, баллар билгеле булгач, безгә татар теле нәтиҗәсе исәпкә алынмый, дип аңлаттылар. Татар телен сайлап та, югары баллга биреп тә, кызыбызга кызыл аттестат эләкмәячәк, – диде Гүзәл Гарипова.

Быел тәртибе башкачарак шул. Алтын медаль өчен, рус теленнән һәм бер ирекле фәннән ким дигәндә 70 балл җыярга кирәк.

– Куркыныч түгел, сез көмеш медаль алачаксыз. Аңа 60 балл да җитә, – дип тынычландырды министр. – Тәртипне үзгәртеп булмый. Тик быел 4–5 июльдә ирекле фәннәрдән сынауны кабат тапшыру мөмкинлеге тудырылды. Әмма икенче мәртәбә түбәнрәк балл җыйган очракта, беренче нәтиҗә юкка чыгарыла. Менә шул ягы да бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре