Марат Ярулинны Казан үзәгендә оештырган чарасы өчен штрафка тартканнар

Кичә татар эстрадасының яшь башкаручысы Марат Яруллин Казан үзәгендә зур тукран-пати уздырган.

Артист командасы белән арбалы джип өстенә куелган кабартылган бассейнда күңел ача, тавыш көчәйткечләр аша яңа гына чыккан җырын башкара. Машинаны күрүгә үк аны Марат Ярулинның иҗатын яратучылар әйләндереп ала. Хәтта кайбер кызлар яраткан артистлары янына бассейнга кадәр кереп баса.

Бәйрәмне полиция хезмәткәрләре туктаткан. Ләкин Марат Яруллинның моңа тамчы да кәефе төшмәгән.

«Казанда зур тукран-пати үткәрдек. Шәп булды, барыгызга да зур рәхмәт!

Безнең белән барысы да яхшы, штраф белән котылдык», – дип яза җырчы үзе бу хакта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре