Марат Кәбиров: "Авыр хәлгә куйган кешеләрнең барысы да сиңа авырлык теләми икән"

Студент чак. Ул чорда да студентларның әти-әниләре була торган иде инде, тик ни өчендер машина да алып бирмиләр, көндәлек чыгымнарыңа дип акча да җибәрмиләр иде. Шуңа без үзебез эш табарга тырышабыз, кайдан җай чыгарга мөмкин, берсен дә калдырмыйбыз.

Кайчагында укытучыларның йомышын да йомышлый идек. Без я бакчаларына барып җир казыйбыз, я ремонт-фәлән ясыйбыз, ә алар зачет куя, имтиханда хәлгә керә. Мин мондый күренешне гаепли дә алмыйм хәзер, анысы да үзенә күрә бер университет, тормышта үз урыныңны табарга омтылыш тәрбияләү мәктәбе булгандыр сыман тоела. Тик бу мәктәптә дә төрле көтелмәгән хәлләр булгалый торган иде.

Акыл хезмәте белән физик эш аралашып барырга тиеш, диләр. Шуңа без тренировкалар алдыннан китапханәгә кереп утыра торган идек. Шунда бер укытучыбыз очрап тоткарлады: «Нигә дәресләрдә бер дә күренгәнең юк?» Мондый сорауга нинди студент акыллы җавап бирә ала инде? «Зачетыңны ничек бирергә уйлыйсың?» – дип тә өстәде теге. Мин бер җавап та бирә алмыйча, ык-мык итеп тик торам инде. «Ул дәреснең беркемгә дә кирәге юк, адәм җәзалау өчен генә уйлап табылган нәрсә», – дип әйтеп булмый, начар билге куеп чыгарсалар, степендиясез калуың бар.

Шуннан теге бераз сынап карап торды да: «Минем бер танышка аз гына ярдәм кирәк, шунда барып кил әле», – диде. Һәм канатланып кабул итмәвемне күреп өстәп куйды: «Китапханәдә утырып кына тамагың туймас…» Тамак туклыгы өчен акча кирәк бит инде ач студентка. Бу сүзләрдә акчалы булуга ишарә ишетелеп киткәч, елмаймый түзә алмадым. Ул адрес тоттырды, мин рәхмәт әйттем. Ихлас күңелдән.

Барып җитүгә, мине үзем кебек үк ихлас елмаеп, ун капчык цемент көтеп тора иде. Май азакларының матур бер көне. Күктә болыт әсәре күренми, шулай да сакланганны саклар дип, мин цементларны тиз генә лифт янына ташып куйдым. Бишәр капчык төясәң, лифт киреләнергә мөмкин. Ярый, күп дигәндә дә өч тапкыр урарга туры киләчәк инде. Унбиш-егерме минутлык эш. Моның өчен сиңа беркем дә бер тәңкә тоттырмас инде, ну, хотябы илле тиен. Әле анысын да бирәләрме, юкмы. Озаграк маташырга кирәктер бәлки, озак кылансаң, эш авыррак та, зуррак та булып күренә ул. Хуҗабикә дә бик ягымлы апага охшаган. Бездә укыта бугай, коридорда күренгәләгәне бар. Шундыйрак уйлар ялтлап үтте һәм мин лифт төймәсенә бастым.

– Лифт эшләми шул, – дип елмайды хуҗабикә. – Ярый, мин күтәрелә торам. Фатирны беләсең. Тугызынчы кат, уңнан икенче.

Минем елмаюны шундук көзән җыерды, икенче мизгелгә иреннәр сүгенүгә бөрелде. Ярый әле хуҗабикә күздән югалган иде. Мин, үз хәлемнең котылгысызлыгына сокланып, илле килолы капчыкларга караш ташладым да тәвәккәлләдем.

Спорт белән шөгыльләнә торган егет идем, шуңа беренче биш капчыкны тренировка кебек кабул иттем. Авыр, ләкин кирәк. Алтынчы-җиденчесен күтәреп менгәндә, мондый күнекмәләрнең кирәклегенә бераз шик уяна башлады. Олимпиадага барып, алтын медаль яуларга җыенаммыни соң? Ни пычагыма бу, шулай булгач. Кирәкми бернинди күнекмә! Шулай кыланып йөргәнче, ике-өч сәгать укып утырсам, әллә кайчан котылган булыр идем бит инде. Шайтан алгыры!

Беләсезме нәрсә? Тел белеме белән шөгыльләнүче студентлар өчен нәкъ менә шушы күнекмә кирәк икән. Хәтерне яхшырта ул. «Ни пычагыма!» дип башлыйсың да сигезенче-тугызынчы капчыкларны күтәреп менгәндә, теге пычак тәмам үткерләнеп бетә һәм бөтен телләрнең бөтен сүзләре уптым-илаһи хәтереңә ишелеп төшә. Һәм син шуларның иң саллы, иң халыкчаннарын сайлап алып, җиде-сигез катлы итеп сүгенергә тотынасың. Бик аһәңле, дәртләндергеч булып тоела…

Тугызынчы катка менеп җиткәндә, бәреп ега язып, үземнең яшьләр тирәсендәге бер егет узып китте. Асылмалы сумкасыннан чыгып торган бадминтон таякларыннан янтаеп өлгердем. Җилкәдәге цемент капчыгын чак тотып калдым. Инде артыннан төшәм дип кызып беткәндә, өстән ягымлы тавыш ишетелде: «Улым, суыңны онытмадыңмы? Көн бигрәк эссе…» Бу хуҗабикә иде. Улы җавап бирмәде.

Капчыкны ишек төбенә кертеп куйгач, хуҗабикә, елмаеп, аркамнан сөйде: «Бик зур рәхмәт! Ватан сине онытмас!» Кыяфәтенә караганда, аның рәхмәте дә, хезмәт өчен түләве дә шушы иде. Мин хушлашып чыгып киттем. «Алдау булдымы соң бу, талау булдымы?» – дип көлемсерәдем баскычтан төшкәндә.

Хәзер беләм инде, сабак булган. Авыр хәлгә куйган кешеләрнең барысы да сиңа авырлык теләми икән, кайберләре дөрес юлга чыгару өчен дә шулай эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре