Иртән торгач, һәрбер сәламәт кеше нәрсәдер эшләргә омтыла бит инде, я аның кичтән үк корып куйган планнары була, я яңасын төзи – тегене эшләргә бүген, монысын җиренә җиткереп куярга кирәк, дип уйлый.
Бакчаны киртәләп алырга кирәк менә. Көн әйбәт, артык эссе дә, явымлы да түгел. Баганалар утыртып, җепсә сугып чыксаң, койма коясы гына кала. Әллә ни кыенлыгы юк инде аның. Хатыныңа да әйтәсең, койма тотам бүген дип. Йомыш белән кергән күршеңне дә: «И-и, үземнең дә эш галәмәт бит әле, койма коям, менә теге дуска эндәшеп кара әле, ул бүген буш булырга тиеш», – дип борып чыгарасың. Тимер кибетенә заказлар биреп куясың: «Ун торба, фәләнчә профиль, штакетник». Хәзер авыл җирендә дә рәхәт бит, телефоннан гына кычкырасың да ихатаңа ук китереп бирәләр бөтен нәрсәне. Өстәбрәк түләсәң, бушатып, өеп тә бирәләр.
Алар килгәнче, багана чокырларын казып куярга кирәк. Шул рәвешле, эш башланып та китә. Беренчесен җиңел генә казып ташлыйсың да сөенәсең. «Һи, биш минут та узмады, моны мин, Аллаһ теләсә, бер сәгатьтә башкарып чыгам», – дип, җиңел сулап эшкә тотынасың. Икенчесе дә «һә» дигәнче казыла. Үз-үзеңә ышаныч барлыкка килә, бөтен дөнья сиңа хәерхаһлыдыр кебек тоела. Син багана тишеге борауламыйсың, ә Җир шары синең борау эчендә өерелеп торадыр сыман.
Шулай дәртләнеп эшләгәндә, боравың ниндидер каты нәрсәгә эләгеп салулый башлый. Тавышыннан ук таныйсың инде – таш. Лом кирәк. Чокырга тотынасың. Бирешми. Тик син инде дәртләнгән, шул да көч бирә. Барыбер ул ташны ватачаксың. Һәм ватасың. Берәр сәгать чамасы маташкач. Маңгай тиреңне сөртеп алырга да өлгермисең, кибеттән син сораган торба-фәләннәрне китерәләр. Аларны бушатып, җайлап өеп куйганчы, тагын ярты сәгатең үтә. Акчасын түләп озатып җибәрәсең. Зур гына суммага төшкән икән. Акчаң белән бергә хәлең дә ташлап киткәндәй тоела. Бәлки, чынлап та шундыйрак берәр бәйләнеше бардыр инде – гел шулай була бит ул. Аз гына хәл җыясың да тагын эшеңә тотынасың. Бу юлы Ходайның рәхмәте яуган урынга эләгәсең бугай, җиңел генә казыла. Шул дәрт белән тотынасың да агач төбенә туры киләсең. Менә монысы инде – җан җәфасы. Күпме генә маташсаң да, миллиметрлап төшәргә туры килә. Әллә башка урыннан казыйм микән, дип тә уйлап куясың. Тик инде хәтсезе үтелгән, ташлап китәргә жалкы. Ниһаять, килеп чыга. Тирәнлеге бераз кимрәк кимлеген, ярый, берәр ничек җайланыр әле дип ары китәсең. Ул арада җил көчәя башлый. Тукта инде, кош-кортларны ябыйм дип, эшеңне калдырып торасың. Утарга кергәч, алларында җим беткәнлеген күреп, ашарларына куясың, суын да китерәсең. Аларны күргәч, үзеңнең дә ачыга башлавыңны тоеп, сәгатеңә күз саласың – төш вакыты җиткән.
Ашап чыгасың да тагын эшкә тотынасың. Я җайлы урынга, я каты җиргә, я ташка, я агач төбенә эләгә-эләгә дәвам иттерәсең. Ниһаять, багана чокырлары казылып бетә. Сөенәсең, әлбәттә. Тик күңелеңдә беркадәр үкенеч тә кала – караңгы төшәргә дә ерак түгел, ә синең әле бүгенгә билгеләнгән эшеңнең өчтән бере дә эшләнмәгән. Өстәвенә көндәлек мәшәкатьләрең дә җитәрлек, кош-кортларны ашатырга, яшелчәләргә су сибәргә, тагын әллә күпме вак-төяк… Ярый, иртәгә эшләп бетерермен, дип, коралларыңны җыеп, көндәлек мәшәкатьләреңә тотынасың.
Ә икенче көнне кунаклар килеп төшә. Аларга кадер-хөрмәт күрсәтәсең, күңелең күтәрелеп кала, иңнәреңә канат үскәндәй була. Тик инде эшкә тотынырга соң, кояш та кызгылт җәймәсен җәеп, йокларга әзерләнә. Ярый, иртәгә…
Ә иртәгә таң белән яңгыр сибәли башлый да көн буена акрын гына текелдәп тора. Багана чокырларына карап аласың да иңнәреңне генә сикертеп куясың. Ходай әмеренә каршы берни кылып булмый инде. Хәере белән булсын, иртәгә эшләнер әле.
Бер көн эчендә бетерәм дип уйлаган теге эшең шулай төрле сәбәпләр белән атнага сузыла. Койма кою ул мисал өчен генә инде. Һәркемгә дә таныш өлкә бит. Мин әдәби әсәр язу, яки интернеттагы эшчәнлек турында сөйләсәм, бик аңлаешлы булмас идедер. Тик бу һәр өлкәдә шулай. «О, бу хикәяне мин бер утыруда язам», – дип башлыйсың, ә алай килеп чыкмый, атналарга сузыла.
Һәркемдә дә шулай. Авыл, шәһәр, төбәк, ил масштабларында алсаң да шул ук хәл килеп чыга. Менә без кайчагында: «Һи, шул йортны да төзеп бетерә алмыйлар» яки «Шул юны да төзәтмиләр», – дип, җитәкчеләрне сүгәбез. Алар үз чиратында: «Һи, булдыксызлар! Ялкаулар! Шуны да эшләмисез,» – дип үз эшчеләрен тирги торгандыр инде. Бер карасаң, дөрес тә шикелле бу. Икенче карасаң… Куйган максаты һәрчак үзе теләгәнчә тормышка ашмаган кешенең берәүне дә моның өчен тиргәргә хакы юк. Чөнки безнең үз-үзебезне тотышыбызга меңнәрчә эреле-ваклы факторлар йогынты ясый һәм күп очракта үзебез теләмәгән якка үзгәртеп тә җибәрә.
Һәр өлкәдә шулай, тик һәр вакытта түгел. Кайчагында нәкъ үзең уйлаганча килеп чыга. Сирәк. Шуңа микән, ул һәрчак бәхет шикелле тоела. Бәхет ул – бәлки, корган хыялларыңның, куйган максатларыңның нәкъ үзең теләгәнчә тормышка ашуыдыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез