Без һәрвакыт: «Баш исән булсын», – дибез. «Аяк-кулың сызлаусыз булсын», – дип тә телибез. Тик беркемнең дә: «Борының исән булсын!» – дип теләк теләгәне юк. «Борының сызлаусыз булсын», – дип тә әйтмиләр. Югыйсә кеше йөзендәге иң мөһим нәрсә борын бит инде. Көзгегә карагыз әле: тәхеттәге патша кебек утыра бит ул.
Беренчедән, без исләр дөньясында яшибез. Хуш исләр, бик үк хуш булмаганнары… Хәтта гашыйк булу да күзең төшкән кешедән нинди ис килүенә бәйле икән. Әле күзең күргәнче үк аның исе сине арбап ала, кызыксынырга, караш ташларга мәҗбүр итә. Икенче төрле әйткәндә, мәхәббәт объекты сине иң беренче чиратта исе белән үзенә бәйләп куя. Шуннан син карыйсың, гашыйк буласың һәм үзеңнән дә тегене гашыйк иттерерлек исләр тарала башлый. Башта ис барлыкка килә, аннан соң – хис.
Ә шундый җаваплы мизгелдә борының булмаса? Ул исне нәрсәң белән сизәсең? Йөрисең гомер буена буйдак булып. Шулай булгач… Бәхетле гаилә кору өчен, бәхетле борын кирәк.
Борының тыгылса гына да әйбәт түгел. Салкын тигән вакытларны исеңә төшереп кара әле. Әле бер тишеге тыгыла, әле икенчесе. Сулышың аксый башлый. Дөньяның бер чите борын тишегеңә капланган кебек була. Тормыш матурлыгын тою өчен, аларның алмаш-тилмәш түгел, ә бергә эшләве кирәк. Ә икесе дә тыгылса? Авыз белән тын аласыңмыни? Аласың инде. Авыз ул бик күп гамәлләр башкарырга сәләтле, тик сулыш алу өчен борын кирәк. Тыгылган борынга татлы исләр генә түгел, хәтта кислород та керми. Кислородсыз яшәү туктала. Хәтта ике үпкәң дә бер борынны алыштыра алмый.
Ямьсез тавышлы адәмне берәү дә яратмый. Тавышың матур булса, авызыңнан чыккан ахмаклык та ягымлы ишетелә. Ә тавышны нәрсә матурлый? Борын, әлбәттә. Танавыгызны кысып, сүз әйтеп карагыз әле. Килеп чыкмый. Тыңкыш танау белән матур сүз әйтеп булмый, сүгенеп кенә була, тик анысы да акцент белән чыга. Димәк, борын ул – матурлык тудыру чыганагы да. Сәнгать әһеле дияргә дә мөмкин.
Хәзер кеше бүтәннәр турында бик уйламый. Үзен генә күрә. Менә шушы битарафлыкны җиңәр өчен дә борын кирәк. Аз гына танавыңны чөеп җибәрдеңме – син шундук игътибар үзәгендә. Кемдер пыр тузып хөрмәт итәргә тотына, кемдер гаепләп гайбәт сата – берәү дә битараф калмый. Бу үзе үк адәм балаларының борынга битараф түгеллеген аңлата. Битарафлыкны бары тик борын белән генә җимереп була. Димәк, бер борын әллә ничә реклама агентлыгын алыштыра ала.
Борын ул борын-борыннан абруйлы кешеләрнең горурлыгы булып исәпләнгән. Элекке заманның тимер акчаларын карагыз. Анда зур дәүләтләрнең патшалары борыннарының бөтен матурлыгын, гайрәтен, зурлыгын күрсәтү өчен кырыйдан ясалган сурәтләрен куйганнар. Һәркем карый да соклана һәм инана – мондый борын белән кол да, хезмәтче дә булып булмый. Мондый борын фәкать патша булуны гына тәэмин итә ала. Иң мөһим нәрсә – борын. Ул йөрәк кебек, берәү генә. Борыныгызны саклагыз. Танавыгыз сызлаусыз булсын!
Хөрмәт белән, Буратино.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез