Марат Кәбиров: «Юньле кешенең теле «әти-әни» дип ачыла, минеке «анаңны» дип ачылган»

Дан турында сорау бирә берәү. Акыллы һәм тыйнак кеше мондый сорауларга җавап кайтармаска тырыша. «Юк, мин үземне данлыклы (танылган, популяр, һ.б.) кешегә исәпләмим», – дип котыла. Ә мин, юләр, алай итеп өлгерәлмәдем һәм уйга калдым.

Мин үземне популяр, танылган кеше дип исәплим икән. Нык тыйнак булгач, моны бөтен адәмгә дә әйтеп йөрмим инде, тик кайберләре үзләре төшенәләр. Гомер буе шундый булганмын икән, игътибар үзәгендә.

Әни белән бергә савымчы булып эшләгән Зөһрә апа сөйли:

– Әле килен булып төшкән генә чагым. Урамнан узып барам. Капка буендагы комлыкта бер дүрт-биш яшьлек малай уйнап утыра. Матур итеп киендергәннәр. Чибәр үзе шундый. Болай гына узып китәлмәдем, янына килеп сәлам бирдем дә, ул эндәшмәгәч, кепкасын күтәрдем. Башыннан сыйпап, аркасыннан сөеп үтәсем килде. Теге малай башын да күтәрмичә, бик вәкарьле итеп: «Әй, фәлән-фәлән нәрсә, ни пычагыма минем кепкага тиясең, урынына төшер», – диде аты-юлы белән. Өйгә кайтып сөйләгән идем, берсенең дә исе китмәде, «Әнүзә малаедыр ул», – диделәр. Ул чагында Әнүзә апаны белми идем әле. Синең аша таныштым.

Бәләкәй чакта бик каты сүгенә торган булганмын инде. Маллар һәм малчылар арасында үскән малай бит. Юньле кешенең теле «әти-әни» дип ачыла, минеке «анаңны» дип ачылган. Соңрак өлкән ирләрнең берәрсе авызыннан катлырак сүгенү ишетсәләр: «Әнүзә малаеннан да уздыра бу», – дип әйтә торган булганнар.

Бу да – данның бер төре бит инде. Соңрак бераз акыл кереп, авыздан чыккан сүз өчен җавап бирер хәлгә җиткәч, авылга озаграк кайтмый торган бер апаның чиксез гаҗәпләнгәне истә калган. «Юктыр, Әнүзә малае түгелдер син, аның бит авызындагын эт тә җыймый дип сөйлиләр иде», – дигән иде. Сүгенүне онытмадым инде мин, кирәксез җирдә әйтмәскә генә өйрәндем.

Безнең йорт тыкрык янында, ындыр артында бәбкә саклыйбыз, бер урынында бура бурыйлар. Күршеләргә йорт салучы осталар шул тыкрыктан үтеп-сүтеп йөри. Сәлам биреп узалар. Без әни белән утын кисәбез. Әни эшкә киткәч, дәү әни белән. Юньләп үтми дә торган аркылы пычкы инде ул. Бастырып куйсаң, миннән дә зуррак. Теге осталарның берсе карап-карап йөргән дә өенә кайтып, балаларын пыр туздырган:

– Әнүзәнең укырга да кермәгән малае бер трактор утын кисеп бетерде, сезнең бер файдагыз да тими, фәлән-фәсмәтәннәр!

Каеш та эләктергән. Хатыны әнигә әйткән. Әни – миңа. Мин әни әйтмәсә дә белә идем инде. Кече уллары Мияссәр абый: «Тагы берәр трактор утын киссәң, измәңне изәм!» – дип, эчкә сугып киткән иде. Кисәргә туры килде барыбер, әни дә жалкы бит инде.

Ул һәрвакыт: «И-и, син минем бердәнбер таянычым», – дип торгач, мин үземне чынлап та аның терәге итеп тоя идем. Бер мәлне ул: «Их, печәнемне тагын кайтаралмадым инде», – дип уфтанып, җәйләүгә сыер саварга китте. Мин кызганып калдым. Ул чорда печән урлау гадәте дә бар иде әле. Читтән килеп тә урлыйлар, ятим хатынныкы дип тормыйлар иде. Шуннан мин базга төшеп, бер «ярты» алдым да МТСка киттем. Тракторчы абыйларга барып, печән алып кайтуларын сорадым. Кайсылары: «Бу – олылар эше, әниең килсен», – диде, кайсылары көлеп кенә куйды. Дәүфит абый гына миңа тиңдәше кебек карап: «Грузчикларың бармы соң?» – дип сорады. «Грузчик» сүзен мин беренче тапкыр шунда ишеттем. Аптырап торуымны күреп, ул аркадан сөйде: «Ярый, Марат… Өеңә кайт, хәзер барырбыз. Бер йөк сенаж гына илтеп киләм дә…» Мин ышанып кайтып киттем. Килмәделәр. Инде өметемне өзеп, еларга җитешеп торганда, печән төяп кайтып керделәр. Аны күргәч, мин еладым инде. Бу миңа гафу ителә иде, беренче класс малае гына бит. Әни дә елады. Дәү әни дә. Кочаклап аркамнан сөя-сөя. Бик күңелем тулса да, алар алдында еламадым, түздем, мин гаиләдә бердәнбер ир-егет идем бит.

Авылда сөйләделәр инде…

Мине гомер буе сөйләделәр. Авылда булсам да, шәһәргә китсәм дә. Мактап та сөйләделәр, хурлап та. Үземнән әйбәтрәкләр дә, хөртрәкләр дә сөйләде. Әле дә сөйлиләр. Мин гомер буе кешеләрнең игътибар үзәгендә булдым. Әйбәтме бу, начармы – белмим. Тик бу бик рәхәт түгел. Тын гына, тыныч кына, беркемгә дә сиздермичә генә яшисе килә. Тик алай булмый. Төнлә барысы да йоклаганда, беркемне дә уятмаска тырышып, аяк очларына басып кына атлыйсың бит әле… Менә шулай гына атлаган җиреңнән ялгыш нәрсәгәдер тиеп китәсең дә теге гөпелдәп идәнгә килеп төшә. Минем тормыш менә шундый булды. Мин һәр адымда нәрсәгәдер тиеп киттем. Бәлки, кемнәргәдер… Барысы да ялгыш кына килеп чыкты.  Мин беркемне дә уятырга теләмәгән идем. Гафу итәлсәгез, кичерегез.

Шулай дидем дә бер уфтанып куйдым. Кичермәсләр шул инде күпләр. Башкаларның данын кичерү авыр бит ул… Их, «Мин үземне популяр кешегә исәпләмим», – дип котылырга иде…

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре