Марат Кәбиров: "Кайчандыр бер күңелгә кергән кешеләр гомер буена кадерле була торгандыр"

Дуслар дип авыз ачмаган, дуслык турында фикер йөртмәгән берәр кеше бар микән? Юктыр. Гомерләрнең төрле чагында без дуслык турында искә алабыз. Бәхетле, шат вакытларыбызда бу сүз тантаналы яңгырый, авыр хәлгә калсак, өмет белән кабатлыйбыз. Дусларның ярдәмен тойсак, күңелдә ышаныч арта, адымнарыбыз ныгып китә. Андый чакларда «чын дуслык» дип тә җибәрәбез.

Шулай да бу сүзнең тәгаен генә мәгънәсен беркем дә белми торгандыр. Чөнки дуслык та – үзгәрә торган төшенчә. Күңел халәтенә карап та, заманга яки билгеле бер күренешләргә ияреп тә үзгәрә бугай ул. Сүзлекләрдә «үзара аңлашуга, ышанычка, рухи якынлыкка, максатлар берлегенә корылган тотанаклы мөнәсәбәт» диебрәк билгеләнсә дә, һәрвакыт тотанаклы гына да булмый бугай. Тормышның үзе шикелле үк дуслык та үзгәрештә, ул да төрле кыяфәтләргә керә.

Кечкенә вакытта бик якын дуслар булып, бергә уйнап үскән малай бар иде. әллә нинди кискен хәлләрдә калып, бер-беребезне үлемнәрдән коткарышып, хәттин ашкан батырлыклар кылып йөрмәдек инде. Балыкка бергә бардык, әйбәтрәк урын өчен ызгышып киткән вакытлар да булды. «Кара әле, син азрак тоткансың бит, минеке күп, әйдә, сиңа бирәм», – дип тоткан балыкларны уртаклашкан чаклар да. Кышларын бергә кар тәгәрәттек. Кар бәрешеп уйнадык. Хоккей суктык. Җәйләрен кыяр я алма бурлыгына йөрдек. «Без икебез ике дус, калганнары – карт урыс...» – дип кочаклашып җырлашкан вакытлар да булды. Борын канатышып сугышкан чаклар да. Үз чорыбызның гади балалары булып, бергә аунап-тәгәрәп үстек.

Борын асты кибеп мыек шыта башлагач, бергәләшеп кызлар артыннан чаптык. Анда да төрле вакытларыбыз булды. Аның күзе төшкәнне сизсәм, мин ул кызны озатмадым. Ул да шулай итте. Без бер-беребезгә юл куярга тырышып йөргәндә, теге кызны бүтән малай үзенә каратты. Без икәүләшеп теге малайның сабагын укытырга киттек. Куып җибәрдек тә беребез дә кызны озатмады. Шундый матур яшьлекнең бер көнендә мин шәһәргә чыгып киттем. Мәңге дус булырга, хатлар язышырга сүз биреп аерылыштык.

Әлбәттә, хатлар язышып ятмадык инде. Яңа тормыш шаукымы үз куенына алды. Яңа юлдашлар, яңа танышлар табылды. Кайберләре дуска әверелде.  Авылга бер кайтканымда шул малайларга бардым. Ул да читкә чыгып киткән икән. Хәтсездән инде. Адресын сорап алдым. Үземнекен дә калдырдым. Тик барыбер хатлар язышмадык, очрашырга да туры килмәде. Мәңге ташлашмаска вәгъдә биреп аерылышкан егетләр шул рәвешле яши бирдек. Тора-бара теге дус малай да, балачак мизгелләре дә, дуслык төшенчәсе үзе дә тоныклана төште. Бер хәбәр дә бирешмичә, бер-беребезнең дөньяда барлыгын да белмичә, утыз елдан артык яшәгәнбез.

Әлбәттә, балачак хатирәләре күңелдә ара-тирә калкып чыккандыр инде ул. «Кайда икән? Ничек икән?» – дигән сораулар да уянгандыр. Тик ул сораулар безне хәрәкәткә китерерлек дәрәҗәдә көчле булмаган. Югыйсә заман да үзгәрде бит инде, бер-берең белән аралашып алу өчен төймәгә генә басасы. Дуслык менә шулай юкка чыккан.

Бер-беребезнең барлыгын да белмичә, тагын утыз ел ук булмаса да, бик озак яшәр идек әле. Тик яңарак кына теге егетнең үлеме турында ишеттем. Яңа гына түгел инде, бер еллап элек үк җирләгәннәр. Менә шул хәбәрне ишеткәч, бөтен хатирәләр күңелдә кабат яңарды. И, никадәр якын кешеләр идек бит, аралашып яшәгән булсак, күпкә яхшырак булыр иде, дип уйладым. Шул малай белән бергә балачак һәм яшьлекнең уртак хатирәләре дә мәңгелеккә күчкәндер кебек тоелды. Дөньям бер дуска кечерәеп калды. Бүлмәңнең бер тәрәзәсе капланган шикелле.

Кайчагында аралашу да артык мөһим түгелдер инде ул, бер-береңнең исән икәнен тоеп яшәү дә җитәдер... Ә бәлки, кайчандыр бер күңелгә кергән кешеләр гомер буена кадерле була торгандыр, тик үзебез генә белмибездер...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре