Марат Кәбиров: «Минем үскәнемне беркем дә яратмый»

Кая гына барсаң да, үсешне данлыйлар. Берәр танылган кешене мактаганда: «Ул үз өлкәсендә бик зур үсешкә иреште!» – дип гөрләтәләр. Хәтта зур-зур трибуналар артында чыгыш ясаган рәсми авызлар горур авазлар яңгырата: «Соңгы елларда илебез икътисадының тотанаклы үсеше күзәтелә!» – диләр. Чынлап та шулай. Төрле оешмалар үсештә, төбәкләр, өлкәләр, дәүләтләр үсеш юлында. Алар моның белән чын күңелдән һәм бик хаклы рәвешкә кереп горурланалар. Аларга рәхәт…

Мин дә үсештә. Үз өлкәмдә. Башка өлкәләрдә дә. Илдә дә. Бөтен җирдә дә. Мин үзем дә үсәм, үстерүчеләр дә бик күп. Мине үстерергә яраталар, аз гына сәбәп табылса да, бер сәбәп булмаса да, үстерергә генә торалар. Тик минем үскәнемне беркем дә яратмый. Кешеләр яратмый. Яратучылар бар икән, димәк, алар кеше түгел.

Үзем дә яратмыйм. Юк, зур булып, күкрәк киереп йөрү авыр булган өчен түгел. Үсүемне кешеләр яратмаган өчен. Ә алар чынлап та күралмыйлар. Кайда гына очратсалар да, миңа күзләре төшүгә күзләре маңгайларына менә. «Тагын үскән! Әстәгыфирулла!..» – дип башлыйлар да я ләгънәт укырга тотыналар, я әллә нинди яман сүзләр белән сүгеп ташлыйлар. Мин үземне артык әйбәттән санамыйм, әмма яман сүзләр ишетәсең килмәү өчен әйбәт булуың мәҗбүри түгел. Иң алама затлар да әйбәтлек ишетергә тырыша. Тик минем беркайчан да юньле сүз ишеткәнем юк. Башкаларның үсүенә сөенәләр, мактыйлар, алкышлыйлар, ә мине гел сүгеп торалар, иң яхшы очракта күрмәмешкә салышалар. Чөнки мин гел үсештә. Адәм балаларының тормышы алай була алмый, булырга тиеш тә түгел, алар бер күтәрелеп, бер түбән төшеп атлый. Гомер юлыннан да шулай бара. Төркемнәр, тоташ дәүләтләр шулай. Бер түбән тәгәриләр, бер үрә басалар. Шулай булырга тиеш. Ә мин...

Мин һәрвакыт үрләр яулап яшим. Бүген бу баскычта булсам, иртәгә югарырак күтәреләм, аннан соң – тагын. Үзем күтәрелергә теләмәсәм, күтәрәләр. Яңа ел бәйрәме җитә, кешеләр яңа тормышка аяк баса – мин яңа биеклектә. Яз җитә, җиргә яктылык, җылылык сулышы тарала, ә мин тагы да югарырак, кояшка якынрак күтәрелеп балкыйм. Үләннәр калка, бөреләр шартлый... Һәм мин дә калкам... Кешеләр миңа карыйлар да бөредәй шартлар хәлгә җитәләр. Ачулары эчләренә сыймый. Алар бакчаларына барып җиргә туңкайган арада мин күккә аша язганмын. Кайберләренең күтәрелеп карарга да чамасы җитми.

Көзен кешеләр кышка әзерләнеп тыз-быз килергә тотына. Ә мин тагы үсәм. Яңгыр яуса, гөмбәләр белән бергә. Кояш чыкса, аллы-гөлле матур киемнәр белән. Җил иссә... Яфрак селкенсә... Дөньяда нинди хәрәкәт килеп чыга, мин шуның белән бергә үсәм. Тормыш – хәрәкәттә, мин – үсештә. Үсмәскә теләсәм дә килеп чыкмый. Үстерәләр. Ә бер үскәч, түбән төшеп булмый. Төшермиләр дә.

Бертуктаусыз үсештә булудан да авыррак газап юк. Бәлки, ул җәзаның берәр төредер, фани дөнья өчен уйлап чыгарылган тәмуг шикеллерәк нәрсәдер. Белмим.

Кайвакыт мин үземнең исемемне алыштырырга телим. Шулай итсәм, башкалар күрмәс, аларга буй җитмәс биеклектә булып тоелмам шикелле була. Чынлап та, әгәр мине «Байлык» яки «Хезмәт хакы» дип атасалар, күрме генә югарылыкта булсам да, кешеләргә кечкенә булып күренер идем. Һәм беркем дә минем үсешемә рәнҗемәс иде. Үсүемне яратып торырлар, сөенерләр һәм бөтен кеше тагы да ныграк үстерергә тырышыр иде...

Алай түгел шул. Кызганычка. Мине бүтән исем белән йөртәләр. «Әйбер бәясе» диләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре