Марат Кәбиров: "Рәхәт нәрсәләрне гел кабатлыйсы килеп тора"

Балаларны яраталар, туган көннәрен матур итеп уздыралар. Барыбыз да шулай. Бу күренеш элек тә бар иде. Малайлар үзара туган көн бүләкләре белән мактаныша да торган иде.

Тик минем бәләкәй чакта беркайчан да туган көн уздырган, бүләкләр алган булмады. Әле киртә-кураны төзәтеп, әле мунча, әле абзар салдырып, бертуктаусыз мәшәкатьләр арасында йөргәч, әнинең акчасы да җитеп бетмәгәндер инде. Үзе күреп, гадәтләнеп үскән нәрсә булмагач, башына да килмәгәндер, бәлки. Гомумән, безнең өйдә туган көннәр үткәрү, бер-береңә бүләкләр бирешү гадәте юк иде. Шуңа мин бер мәлне сорадым:

– Әни, нигә син миңа бер дә бүләк бирмисең ул?

Ул аптырап китте. Хәзер аңлыйм бугай инде аның хәлен. Малай үстерәсең менә, аның өсте бөтен, тамагы тук, тубы, сәпите, аталы балаларда булган бөтен нәрсәсе бар. Ни теләсә, шул бар. Ә ул бүләк сорап тора.

– Акчаның кайда икәнен беләсеңме? – диде ул тыныч кына.

Мин белә идем. Кирәк чакта кирәк кадәрле алырга рөхсәт ителә, мин кайчагында иптәш малайларны да кинога алып керә, перәнник алып сыйлаштыра идем. Артык комсыз булмаганмындыр инде, әмма күпме генә алсам да: «Нигә шулкадәр алдың?» – дип төпченүче юк иде. Гомумән, бөтен нәрсә минем карамакта иде. Кәнфит-печенье-перәнникләр – кайчан телисең, күпме телисең... Минем әби дә бар бит, дәү әни, мин аны «әнкәй» дип йөртәм. Менә шулай, берүземә ике әни булгач, мин күз өстендәге каш кебек.

Мин баш кактым, әни әйтеп куйды:

– Миндә аның кайгысы гына түгел, улым. Акчаның кайда икәнен беләсең, үзеңә үзең бүләк яса.

Бик укымышлы хатын түгел иде ул, өч кенә сыйныф белемле, тик тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек булгандыр, башы да ничава гына эшләгәндер инде, югыйсә болай дип әйтә алмас иде. Мин дә артык башлы малай түгел идем, әмма аның теге сүзе шундук хәтердә калды: «Үзеңә үзең бүләк яса».

Кибеткә барып бер кармак алдым. Кармак кына алган булсам, иң мөһим бер нәрсәне аңламый каласы булганмын, дип уйлыйм хәзер. Тик мин учымдагы акчаны әвәләп торганнан соң бер кило перәнник тә сорадым. Өйгә алып кайттым. И, дәү әни сөенде инде:

– Бер бала булса, үз тамагына тыгып бетерергә тырышыр иде әле, ә син өйгә алып кайткансың. Маладис, балам. Рәхмәт. Гел шулай бул, үзеңне генә кайгырта торган булма, – диде.

Мин өйгә кайтышлый ул перәнникнең яртысын диярлек үз тамагыма тыгып бетергән идем бугай инде, тик бу хакта беркемгә дә сөйләнеп тормадым. Әнкәйнең сүзләрен колагыма элеп кенә куйдым. Һәм үземчә ачыш ясадым: «Үзеңә бүләк ясау әйбәт, тик ул бүләк тагын кемнәрнедер сөендерсә, отыры яхшырак икән». Бу ачышны да кычкырып йөрмәдем, патент дауламадым. Үзем генә белдем. Кайбер нәрсәләрне үзең генә белү хәерле.

Шуннан мин үземә үзем бүләк ясарга күнегеп киттем. Башта туган көннәрдә… Үземнекендә, әнкәйнекендә, әнинекендә. Мин нәрсәдер алып кайтып өстәлгә куям. Аптырап калалар. Алар бит туган көн уздыруга күнекмәгән. Шуннан үзләренең туган көннәре икәнен исләренә төшерәләр дә, аның да кем өчендер бәйрәм икәнен аңлыйлар да, и, сөенгән булалар. Аларның шулай шатлануы – минем өчен бүләк. Рәхәт. Хәзер инде гаиләдә туган көнне билгеләү гадәте китте.

Рәхәт нәрсәләрне гел кабатлыйсы килеп тора. Гел кабатлана башлагач, кайберләре гадәти кебек тоела башлый, сафлыгын, яңалыгын югалта. Шуңа яңаларын эзләргә мәҗбүр буласың, табасың, сөендерәсең һәм сөенәсең. Мин дә әниләремне сөендерү өчен төрле сәбәпләр эзлим. Кайберләре бик әйбәт килеп чыга, кайвакыт барып чыкмый. Ләкин мин яхшы беләм, үзеңә үзең ясаган иң зур бүләк ул – яраткан кешеләреңне сөендерү.

…Бүген мин өлкән яшьтәге кеше инде. Тормышның да әллә нинди урыннарын кичергән, шул урыннардан бик пычранмыйча чыккан кеше. Бала чактан күңелгә сеңеп калган теге тойгы һаман исән әле. Офыкларың киңәйгән саен, якын кешеләрең дә күбәя. Тик аларны сөендерүдән син кимемисең, шул кешеләрне шатландырудан син артасың гына. Безнең гомернең сыйфаты, бәлки, җыйган мөлкәт, туплаган мал, дан, дәрәҗә белән түгел, ә өләшкән шатлык белән үлчәнәдер. Шулайдыр ул. Мин шулай дип уйлыйм. Бер-беребезгә сөенеч өстәргә теләп яшәсәк, бик күп афәтләр булмый калыр иде.

Марат Кәбиров

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре