Без һәрвакыт кешелекнең үсеше турында сөйләргә яратабыз. Бу рәхәт, үзебезне зур итеп тоярга, горурланырга мөмкинлек бирә. Һәм без бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышабыз.
Бер мәлне очраклы рәвештә генә бер Сабан туена эләктем. Хәзер ул бездә сәеррәк рәвеш алды бит инде, ниндидер эстрада йолдызларын чакыралар да, бөтен ыгы-зыгы шулар тирәсендә уза. Көрәшне дә, атлар чабышын да, башка уеннарны да күрми калалар. Минем әллә ничә җырчыны күргән бар инде, шуңа аларга бик исем китмәде, күзне сөендерерлек мәзәк эзләп, мәйдан буйлап йөрендем. Эзләгән эткә сөяк табыла, диләр...
Бер ханым бәйрәмгә этен ияртеп килгән. Һәм иң кызыгы: ул этен киендереп алып чыккан. Көн матур, кояш елмая, назлы җил иркәли. Шуңа теге ханым, артыгын киенеп, чүпрәк әрәм итмәгән. Һәрхәлдә, аның киеме ирләр күзе төшә торган урыннарын бик матурлый, хыял үткерләрлек дәрәҗәгә җиткерә. Итәкләре дә Чехов хикәяләре кебек: кыска һәм калганын үзең уйлап бетерү өчен. Гаепләп әйтмим инде, сокланып әйтәм. Сокланырлык сәламәтлегең булганда, бер матурлыкны да гаепләргә ярамый. Ләкин эте тагын да купшырак. Ялтырап торган күлмәк кидергән, аның өстеннән – камзул. Хәтта башында түбәтәе дә бар. Чып-чын татар эте инде, хәләл эт. Муенына әллә нинди ялтыравыклы медальләр аскан, матур итеп зеңли торган кыңгыравы да бар. Эт үзе дә соклангыч, дәрәҗәсен белеп кенә атлый, хуҗабикә әйткәнне үти. Хәтта ул җиргә ташлаган туңдырма кәгазен дә чүп савытына илтеп килде. Мин боларны озак кына күзәтеп йөрдем. Ул эт мине чын-чынлап хәйран итте. Кайчагында хәтта аның эт булуына да шикләнеп куйдым. Бары тик кемнеңдер җиңел машинасыннан үләнгә сикергән песи баласын күргәч кенә... Ничек кенә киендерсәң дә, нинди һөнәрләргә генә өйрәтсәң дә, нинди генә тәрбия бирсәң дә, эт барыбер эт булып кала инде... Аннан артыгын көтәргә кирәкми...
Песи дә шул. Барлык җәнлек-җанвар да. Без аларны яки матур итеп киендереп, яки ниндидер һөнәрләргә өйрәтеп, яки башка юллар белән гадәттән тыш күренешкә әйләндерәбез. Шулай иткәч, асылы да үзгзәрәдер, алар бүтән кардәшләреннән акыллырак, яхшырак буладыр, дип уйлыйбыз.
Җәнлек-җанвар гына түгел... Агачлар да, чәчәкләр дә, бүтән үсемлекләр дә... Әйе, матур итеп утыртып, тигезләп кисеп торсаң, әйтик, куаклар бик соклангыч булып күренә. Матур түтәлләрдә бик әйбәтләп тәрбияләп үстергән чәчәкләр дә шаклар катарлык булып күренә. Сәнгать әсәре инде менә. Хәтта гади генә чыршы да. Яңа ел алдыннан бик тырышып бизибез бит инде без аны. Күз явын алырлык дәрәҗәгә җиткерәбез дә, шуңа карап сокланабыз, уртага алып бии-бии әйләнәбез, җырлар җырлыйбыз.
Ләкин нәрсәне булса да матурлау, бизәү, яңа һөнәрләргә өйрәтү аның асылын үзгәртә алмый. Озак еллар буена циркта йөреп, бөтен тамашачының мәхәббәтен яуласа да, аю – аю, арыслан арыслан булып кала. Түтәлдәге чәчәкләр алмагачка да, кешегә дә әйләнми. Без матурлап куйганнан гына аларның хәтта сортлары да, үзенчәлекләре дә әйбәтләнми. Алар матур итеп киендереп, Сабан туена алып чыккан эт шикелле инде. Матур, тәрбияле, соклангыч.
Без моны барыбыз да күптән беләбез. Аңлыйбыз. Ышанабыз.
Шуннан без тарихка күз салабыз да ата-бабаларның шулкадәр беркатлы булуын күреп гаҗәпләнәбез. Нигә шул хәтле этләнеп, бөтен кабиләң белән мамонт куып йөрергә кирәк инде? Ит кирәк булса, аны базардан гына да алып була ич! Базар юк дип... Ясасыннар иде. Аның ни кыенлыгы бар инде, Азиядән, яки Кавказдан берничә кешене китереп, өстәл янына бастырасың да вәссәлам. Алар сиңа нәрсә кирәк, барысын да табып бирә... Үткәннәр турында без һәрвакыт беркатлы итеп, үз чорыбыз биеклегеннән карап һәм үткән дәвернең нечкәлекләрен күрмичә, күргәнен аңламыйча фикер йөртәбез. Шуңа күрә алар безнең чор кешеләренә караганда наданрак, явызрак, акылсызрак булгандыр сыман тоела. Чагыштырырлык та түгел бит инде, чынлап та. Кәрәзле телефоннар, компьютерлар, самолетлар...
Бер караганда, шулай. Ләкин болар барысы да эткә кидергән киемнәр кебек кенә. Катлаулы аппаратлар да, техника да, хәтта белем белән һөнәр дә кешенең асылын үзгәртә алмый. Кеше белән тамак хәстәре, җенси теләк, гомер саклау һәм яулау инстинкты идарә итә. Һәм ул нинди генә шартларда яшәсә дә, нинди рәвештә генә хәрәкәт итсә дә, шул булачак. Белем, тәрбия кебек феноменнар да бары тик аның рәвешен генә үзгәртергә сәләтле, ә асылын түгел.
Менә монысына без берничек тә ышана алмыйбыз, хәтта аңларга да, белергә дә теләмибез.
Кеше бары тик үзе ышанырга теләгән нәрсәләргә генә ышана ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез