Марат Кәбиров: "Ышанмыймы. Кешеләр ахмак булып кылана гынадыр..."

Бөтен дөнья буйлап кешеләрне тилертү сәясәте бара икән, дип әйтәләр. Халыкны уйлый белми, берни укымый, укыса да аңламый торган юләргә әйләндерү була инде үзебезчә әйтсәк. Моңа төрле мисаллар китерәләр. Тик мин ышанмыйм, халык юри генә сантыйга салыша торгандыр, дип өметләнәм.

Бер карасаң, ышанмаслык та түгел инде ул. Чөнки бүгенге элита өчен бу бик файдалы булыр иде. Элита дип мин дөнья белән идарә итүчеләрне әйтәм, бар бит инде мал-мөлкәтләре кайбер илләрнекеннән дә күбрәк булган миллиардерлар. Икътисад белән дә, сәясәт белән дә, сәясәтчеләр белән дә идарә итә торган. Кайбер дәүләтләрнең Президентларын да алар йомышчы малай рәвешендә генә йөртәләр, ди. Яки каравылчы бабай сурәтендә. Бу аерым дәүләтләргә генә кагылмый инде, бөтен дөньяга кагыла. Менә шулар өчен халыкның акыллы һәм белемле булуы кирәкми. Кеше билгеле бер дәрәҗәгә җитсен дә бүтән күтәрелмәсен, югыйсә аның белән идарә итү авыр булачак.

Акыллы һәм белемле кеше белән идарә итеп булмый. Менә сез даһилар белән бәйләнешеп карагыз. Алар сиңа буйсыну түгел, адәмгә санасын өчен дә аң-белем ягыннан шактый дәрәҗәдә булырга тиешсең. Ә идарә итү өчен, синең аннан югарырак булуың кирәк. Димәк, син үзең дә даһи булырга тиеш. Ниндидер өлкәдә, кайсыдыр яклап. Башкача булмый. Акыллы кеше белән идарә итү өчен синең аннан чүт кенә акыллырак булуың зарур. Бу җиңел түгел. Ахмак янында гына акыллы булып кыланырга мөмкин, ә акыллы зат янында алай итә алмыйсың, ул шундук синең кемлегеңне чамалап ала һәм үзе синең белән идарә итә башлый.

Бүген белемле һәм акыллы булу өчен шартлар әйтеп бетергесез. Хәтта укытучы да кирәкми, бөтен гыйлемне интернеттан табарга, барлык китапларны шуннан алырга була. Бүгенге чорның алдынгы кешесе белән идарә итү өчен син бөтен өлкәдә дә белемле булырга тиеш: икътисадта да, психологиядә дә, заманча технологияләрдә дә. Аң-гыйлемгә кеше бары тик бер дәвердә генә омтыла, кечкенә һәм яшь вакытында гына, ә аннан соң ул акыл тупларга да, белем алырга да бик атлыгып тормый, булган кадәресен кулланып яшәргә тырыша. Омтылса да, аңа керми олыгая башлагач. Белем алу, акыл туплау феномены да бала табу сәләте шикелле үк билгеле бер вакытка гына бирелгән. Шуңа күрә бүген без элита дип йөрткән катлау берничек тә халыктан акыллырак була алмый. Үз хакимлеген саклау хакына ул төрле хәйлә-мәкергә барырга һәм әледән-әле кабатланып тора торган эреле-ваклы фаҗигаләр уйлап табарга мәҗбүр була. Югыйсә көннәрнең берендә аның тәхете кыйшая башлаячак. Ә мондый хәл булмасын өчен, халыкның аң үсешен тыеп торырга кирәк. Мәгариф өлкәсенә соңгы чорда килеп кергән һәртөрле укыту системаларын исәпкә алып карасаң, бу сәясәтнең барлыгына, аның хәрәкәттә булуына тамчы да шикләнмәскә мөмкин.

Тик мин ышанмыйм...

Кешене белемнән биздерү дә һәрьяклап калкып тора. Әгәр син акыллы да, намуслы да икән, бернигә дә ирешә алмаска мөмкинсең. Синнән куркалар һәм төшемле эшләргә, җылы урыннарга бик якын китермәскә тырышалар. Сезнең әйбәт ирләр, тәмәке тартып, дөнья хәлләрен сөйләшеп торган урыннарда ишеткәнегез бар бит инде: бер юньле җитәкче дә юк. Барысы да надан, дурак һәм комагай. Димәк, югары урыннарга шуларны куеп, халыкны аң-белемгә омтылыштан тыю сәясәте бара.

И-и-и, әллә күпме мисаллар китерергә була әле. Һәм аларның барысы да чын дөреслек кебек килеп чыга. Сантыйрак булсаң, чынлап та шулай икән бит, дип бот чабып торырлык. Асылда алай түгел бугай инде ул. Һәрхәлдә, мин моңа ышана алмыйм.

Ләкин кайчагында... Менә шундый уенлы-чынлырак язмалар матбугатта басылып чыга да, аларны интернетка куялар да, мин шундагы комментарийларны укып карыйм да... Бик җитди, бик акыллы кыяфәт белән, үз-үзләрен әллә кемгә куеп, я өч тиенлек фикерен бүтәннәргә тагарга маташып, я берни дә укымаган килеш агу чәчеп, я бернәрсә аңламаган башы белән фәлсәфә сатып утырган кешеләрнең язмаларын күрәм дә... «Әллә бу халык чынлап та тилерә микән?» – дип куярга мәҗбүр булам. Әллә, чынлап та, дебиллаштыру сәясәте барамы һәм бу шуның нәтиҗәсеме икән?..

Алай түгелдер инде ул. Кешеләр ахмак булып кылана гынадыр.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре