Марат Хөснуллин Казан Сабантуен мактаган

Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанда узган Сабантуйны мактаган. Ул, бәйрәм дөньякүләм дәрәҗәсендә узды, дип, Татарстан башкаласы белән горурлануын белдергән.

Казан мэры Илсур Метшин узган ялларда үткәрелгән Сабантуйга йомгак ясады. Бәйрәмгә, федераль кунакларны кертеп, 200 меңгә якын кунак җыелган. Аның басым ясап әйтүенчә, Сабантуй, бернинди күңелсезлекләрсез, тыныч кына узган. Бу исә халыкның культурасы һәм оештыручыларның профессонализмы турында сөйли.

“Справедливая Россия – За правду” партиясе лидер Сергей Миронов исә йөзләрчә кешенең парлап биюенә сокланган. Сүз уңаеннан, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бәйрәмгә килде. Рәис иҗат коллективларының осталыгын билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре