2023 елның 21 декабреннән – ачылган көннән башлап, “Восток” М 12 түләүле юлы аша узулар саны 35 миллионнан артып киткән. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин үзенең телеграм-каналында шул хакта язган.
“Ачылышыннан бирле аның аша 35 миллионнан артыграк узу очрагы теркәлгән!” – дип язган Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары.
“Узган атнада булып узган KazanForum саммитына күпләр нәкъ менә “Восток” М 12 юлы аша килде”, – дип мисал китереп үткән Хөснуллин.
Россия вице-премьеры шул ук вакытта Восток” М12 юлының Екатеринбургка кадәрге бер өлешенә әйләнәчәк Дүртөйле-Ачит юлын төзүнең дәвам иттерелүен “искәрткән.
Аерым алганда, Пермь краенда Малая Сарана елгасы аша күпер төзү эшләре төгәлләнеп килә. 310 метр озынлыктагы һәм 21 метр биеклектәге күпер 4 торыктан һәм 5 терәктән тора. “Автодор” дәүләт компаниясе күпер кырыйларын монолит белән ныгытуны төгәлләп килә, белгечләр транспорт иминлеге системасын урнаштыра, дип билгеләп үткән Хөкүмәт башлыгы урынбасары.
“Дүртцйле-Ачит яңа автомобиль юлы илдщ транспорт системасының мөһим буынына әйләнеп, логистиканы, туризмны үстерүне, төбәкләрдә тормыш сыйфатын яхшыртуны тәэмин итәчәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә Хөснуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез