Газетага язылу

Маркетплейстан алынган товарны кире кайтаруга чик куймакчылар

Россиядә маркетплейслар аша алынган кайбер товарларны кире кайтаруга чикләү куярга җыеналар. Чикләү инде ел азагына кадәр үк кертелергә мөмкин. Икътисадый үсеш министры Максим Решетников шундый тәкъдим белән чыккан, дип яза «Ведомости». Аның әйтүенчә, бу чара бизнесны сатып алучыларның һәм көндәшләренең оятсызларча гамәлләреннән сакларга тиеш. Зур маркетплейслар – Wildberries, Ozon һәм «Яндекс.Маркет» бу тәкъдимне хупларга әзер булуларын белдергән дә инде.

«Әйтик, Хабаровскида бик күп киемгә заказ бирәләр дә, аны сатып алмыйлар яки Яңа ел алдыннан сатып алалар да, соңыннан, киелгән эзләре ярылып ятуга карамастан, кире кайтаралар. Ә болайрак килеп чыгу ихтималы баштан ук әйбернең бәясенә салынган була», – дип аңлатып үткән министр Федерация Советының Икътисадый сәясәт советы комитеты утырышында.

Шуңа күрә Решентников, авиабилетлар кебек, кайбер товарларны кире кайтаруны чикләү мәсьәләсен карарга тәкъдим иткән. Сенаторлар, тәкъдимне хуплап, 23 Февраль, 8 Март һәм Яңа ел кебек бәйрәмнәр чорында күп сатыла торган товарлар исемлеген якын араларда тапшырырга вәгъдә иткән. Министр әйтүенчә, мондый чара кертелгән очракта илебездә җитештерелгән товарларның бәясе төшәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре