Бүген Казанда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә, урта махсус һәм югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясе эшләде. Халыкның сорауларына «Мәрхәмәт- Милосердие» берләшмәсе депутатлары, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Прокуратура, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре җавап бирде.
«Әлеге кайнар линия балаларны яклау көне алдыннан уза, шуңа күрә бүген без балаларны тәрбияләү һәм ял итү белән бәйле сорауларны кабул итәбе. Бу җәйдә 172 меңнән артык укучы балалар лагерьларына ял итәргә китәчәк, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә, ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашкан балалар өчен дә юлламалар бушлай», – диде «Мәрхәмәт- Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.
Узган ел «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында мәгариф, җәйге ял, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү, гаилә иминсезлеге, өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау кебек темалар буенча биш кайнар линия узды. «2023 елда безгә 400ләп кеше шалтыратты, аларның мөрәҗәгатьләре республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә кабул ителде һәм эшкәртелде», – диде Алсу Нәбиева.
«Без традицион рәвештә проблемаларны ачыклау һәм бергәләп чишү юлларын табу өчен кайнар линияләр үткәрәбез. Бүген, нигездә, барлык мәсьәләләр дә мәктәпкәчә белем бирүгә, аерым алганда, балалар бакчаларына кабул итүгә, бер мәктәпкәчә учреждениедән икенчесенә күчерүгә, ясле төркемнәр җитмәүгә кагылды. Алга таба хәл итү өчен эшкә алырга кирәк булган сораулар бар, күпләр аңлату характерында гына», – дип белдерде Сәрия Сабурская.
Дүрт сәгать дәвамында Казан, Лаеш, Нурлат, Түбән Кама, Тукай, Ютазы районнарында яшәүчеләрдән утызлап сорау килде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез