«Мәрхәмәт» берләшмәсе әгъзалары мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрде

Бүген Казанда көн дәвамында мәгариф мәсьәләләре һәм балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта махсус һәм югары уку йортларына, җәйге ял оешмаларына балаларны кабул итү тәртибе, имтихан һәм кабул итү кампанияләренең башлануы турындагы халык сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Светлана Захарова, Ирина Терентьева, Ольга Воронова, Рузилә Тимергалиева, Ләлә Кәдермәтова, Рима Мөхәммәтшина, Алсу Надршина, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре җивап бирде.

Ата — аналардан балалар ялын оештыру һәм мәгариф учреждениеләренә кабул итү белән бәйле бик күп сораулар килә, — дип билгеләп үтте “Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. — Әлеге кайнар линия турында хәбәр иткәч тә күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде. Ата-аналар сабыйларын балалар бакчасына урнаштыру, югары һәм урта махсус уку йортларына кабул итүдәге үзгәрешләр, шулай ук ни рәвешле документлар тапшыру мөмкинчелеге турында кызыксына».

Алсу Нәбиева хәбәр иткәнчә, ата-аналар теге яки бу закон актларына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы сораулар бирә. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елның 1 сентябреннән көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар өчен югары уку йортларына керүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә.

«Килгән һәр мәсьәлә Дәүләт Советы депутатлары, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белгечләре, Муниципаль берәмлекләр тарафыннан игътибар белән карала, - дип ассызыклады Алсу Нәбиева. – Бу сорауларның һәрберсе эшкә алына һәм тулысынча үтәлгәнче контрольдә тотыла». Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, каникуллар башлану чорында мәгариф темасына мөрәҗәгатьләрнең күп төрле булуы ата-аналарның балалары ялын сыйфатлы итеп оештырырга омтылышын күрсәтә.  

Ирина Терентьева, сорауларның бер өлеше турыдан-туры кайнар линия барышында хәл ителүен дә ассызыклады. Мәсәлән, кайнар линиягә Чиләбедән кунакка килгән балаларның әбисе мөрәҗәгать иткән. Ул балаларның әтиләре СВО зонасында хезмәт итә, әби үзе аларны җәйгә лагерьга урнаштырырга тели. "Бу гадимәсьәлә түгел, чөнки территориаль яктан да билгеле бер закон нормалары бар. Шулай да без бу проблеманы хәл итү юлларын эзлибез", - диде Ирина Терентьева.

Депутат тагын бер мөрәҗәгатьне билгеләп үтте. Кайнар линиягә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле баланың әнисе шалтыратты, ул кызының көллиятне «аш-су остасы» белгечлеге буенча тәмамлавын әйтә, әмма укуын дәвам итәргә хыяллануын белдерде, - диде Ирина Терентьева. - Билгеле бер нормативлар бар, әмма бу очракта кызның теләген тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган юлны - «кондитер» һөнәре буенча укуын дәвам итү ысулын таптык».

Кайнар линиягә кергән һәр мөрәҗәгать итүченең индивидуаль карточкасы ачыла. Барлык сораулар парламентарийлар контроленәалына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре