Газетага язылу

«Мәрхүм кызымны хаҗда күрдем»

Сынаулар кешене ныгыта! Чистай районының Татар Талкышы авылында гомер итүче 55 яшьлек Фәридә Зиннәтова яшьли ирен, аннары әтисен, аннары кадерләп үстергән кызын соңгы юлга озата.

«Мәрхүм кызымны хаҗда күрдем»

Тормыш авырлыкларына бирешеп, кулыннан эше төшкән чакларда, вафат булган кызы, төшенә кереп, әнисенә юл күрсәтә икән.

– Балам риза булсын, дип яшим, ди ул. – 19 яшемдә Шамил исемле егет белән гаилә кордык. Бик бәхетле булырмын дип кияүгә чыксам да, язмыш үз сынавын әзерләгән иде. Ирем туры юлдан язды, төрмәгә эләкте. Аннан чыккач, ул башка хатынга өйләнде. Ә аннары фаҗигале төстә үлеп китте. Ул чакта кызларымның берсенә – 9 икенчесенә 7 генә яшь иде, – дип искә ала Фәридә. – Тормыш авырлыкларын күтәрер өчен, әле ярый ул чакта әти-әнием терәк булды. Кызларым да кечкенәдән эшкә өйрәнеп, тормышны аңлап үсте. Мин дә, алар кешедән ким-хур булмасын дип, бик тырыштым. Бар да яхшы кебек иде. Балаларым белән авырлыкларны артта калдырып, матур гына яшәргә өйрәнгәч, дөньямның асты өскә килде.

2022 елның 25 июнендә Фәридә 28 яшьлек кызы Лилиянең юл фаҗигасендә һәлак булуы турында куркыныч хәбәр ала.

– Ул чакларда ничек яшәгәнмендер, белмим. Догалар, Аллаһы Тәгаләгә якын булу гына коткарды мине. Кызым аш-су өлкәсендә кайнады, табыннар әзерләү белән шөгыльләнә иде. Аның 9 яшьлек кызы ятим калды, – ди Фәридә. – Ул бала, әнисез калгач, елаудан туктамады. Оныгымның өзгәләнүен күрү йөрәкне телгәләде. Аның белән бергә мең кат үлдем, мең кат терелдем. Бигрәкләр дә әнисенең кирәк чагы иде бит. Хәер, әниләр ул гомер буена кирәк. Үзем әби булсам да, миңа да әни кирәк. Шөкер, әнием исән. 

Лилия, үзе үлгәннән соң да дуслары, туганнарының төшенә кереп, әнисенә әйтәсе сүзләрен җиткерә икән.

– Әниләр өчен баладан да кадерле кеше юктыр, дип саныйм мин. Алар бит – тормышның мәгънәсе. Бала хәсрәтләре күрсәтмә, Раббым, дигәнне олылардан гына ишеткән генә бар иде. Иң ачы хәсрәт шул икән. Ул беркайчан да йөрәктән китми икән. Башкалар сине сүзләре белән ничек тә юатмакчы була, ә син аларын ишетмисең дә. Үз уйларың белән яшисең, – ди Фәридә. – Мондый чакта бары тик Аллаһы Тәгалә генә күңелгә сабырлык сала ала. Бетешмим, алга атлыйм дисәң, бары тик дога кылырга, намаз укырга кирәк Кызым үлгәннән соң хаҗга бардым. Кемгәдер бу сүзләрем сәер дә тоелыр: юл буе «Кызым белән очраша алсам иде», – дип теләдем. Шулай хаҗда йөргәндә, мин аркама кемнеңдер җылы кулы белән тотынганын сиздем. Йөрәгем жу итте: бу бит – Лилиям куллары! Артка борылып карасам, баламны күреп алдым! Мизгел эчендә генә шундый хәл булды.

Фәридә Лилиянең үзе исән чагында әйткән киңәшләрен тотып яши.

– Кызым гел безнең арада кебек. Аның бик тә аш-су юнәлешен үстерәсе килде. Мин инде аның вафатыннан соң бөтен әйбергә кулымны селтәгән идем. Балам булмагач, бу эшләр нигә, дип тә уйладым. Ә ул исә шундук башкаларның төшенә керде. «Әни минем эшемне дәвам иттерсен, туктатмасын», – дигән. Менә шул сүз яшәр өчен көч бирде. Бөтен хәсрәтемне учыма җыеп, мин эшли башладым. Лилиямнең тагын бер хыялы башкаларны аш-суга өйрәтү иде. Аллаһка шөкер, анысын да башкарып чыга алдым. Балам ризадыр, – дип сөйли әнисе. – Ул мине дөрес яшәргә өйрәтте. «Кешеләрне башта тыңла, аннары фикер йөрт», – дияр иде. Беркайчан да бер генә кеше сүзенә карап нәтиҗә ясамады. Безне гел яхшылык эшләргә өндәде. «Кешеләрне сөендерү – бәхет дияр», – иде. Кыска гына гомерендә дә ул күпне аңлаган бала булды. Берәүгә дә баласын җирләргә язмасын!  

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре