Россиядә машина йөртү таныклыклары 2026 елның 1 гыйнварыннан автомат рәвештә озайтылмаячак. Монда сүз 2022 елда гамәлдә булу вакыты чыккан һәм автомат рәвештә өч елга озайтылган таныклыклар турында бара, диде Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының кафедра ассистенты Тургунбой Зокиров. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, гамәлдә булу вакыты 2025 елның 31 декабрендә тәмамлана торган машина йөртү таныклыклары 2028 елның 30 декабренә кадәр озайтылачак. «Әгәр таныклыкларның гамәлдә булу вакыты 2026 елның 1 гыйнварыннан чыга икән, ул автомат рәвештә озайтылмаячак», - дигән Закиров.
Вакыты чыккан таныклык белән руль артына утырган өчен штраф түләтергә мөмкиннәр.
«Срогы чыккан таныклык белән йөрергә ярамый. Бу «идарә итү хокукы юк» дип квалификацияләнә һәм моның өчен Административ хокук бозулар кодексының 12.7.1 маддәсе буенча 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салачаклар, шулай ук машина белән идарә итүдән читләштереп, автомобильне махсус тукталышка эвакуацияләргә дә мөмкиннәр», – дип яза «Татар-информ».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез