Газетага язылу

Машина йөртү таныклыгы алучыларны имтиханда фотога төшерә башлаячаклар

Йөртүче таныклыгы алуга теоретик имтихан тапшыру шартлары киләсе елның 1 мартыннан үзгәрә: кандидатларны фотога төшерә, аудиторияләргә аудио- һәм видеокамералар урнаштыра башлаячаклар.

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Холодов “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның сүзләренчә, үзгәрешләрнең бер өлеше инде быел 12 майдан ук гамәлдә: элемтә чаралары һәм электрон-исәпләү техникасыннан файдалану тыела, практик имтихан теорияне тапшырганнан соң 60 көннән дә соңга калмыйча билгеләнергә тиеш.

Шулай ук 1 марттан медицина белешмәсе буенча кагыйдәләр үзгәрә: бердәм базада белешмә турында мәгълүматлар булса, аны тапшырырга кирәкми. Белешмә срогы имтихан биргән вакытта чыкса, кандидатка имтиханнарын төгәлләү мөмкинлеге бирелә, әмма “права” аңа яңа белешмә алганнан соң гына тапшырыла.

13 сентябрьдә Эчке эшләр министрлыгыннан искәртеп үтелгәнчә, гамәлдә булу вакыты чыгу, югалту яки урлату, шулай ук фамилияне үзгәртү очрагында йөртүче таныклыгын алыштыру таләп ителә. Йөртүче сәламәтлегендә үзгәрешләр булган очракта да таныклыгын алыштырырга тиеш. Шулай ук тузса, мәсәлән, мәгълүматлары күренми башласа, яңа таныклык алу сорала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре