Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты
Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты 10 ел тәшкил итә. Димәк, әлеге срок тәмамлангач, автомобиль йөртүче аларны яңаларына алмаштырырга тиеш. Моның өчен тиешле гариза бирергә, шулай ук яңадан медкомиссия узарга кирәк. Таныклыкны алмаштыру өчен теория һәм машина йөртү буенча имтихан тапшыру таләп ителми.
Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә РФ Хөкүмәте таныклыкларны автомат рәвештә 3 елга озайту турында карар кабул итте, аларның гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр тәмамлана. Димәк, әгәр татарстанлының хокуклары 2025 елның декабрендә тәмамлана икән, аның таныклыгы 2028 елның декабренә кадәр гамәлдә була. Ләкин срокның вакыты 2026 елның гыйнварына туры килсә, ул әлеге документны оператив рәвештә алмаштырырга тиеш.
Вакыты чыккан таныклык белән йөргән өчен нинди штраф яный
Әгәр татарстанлы, вакыты чыккан таныклык белән руль артына утырса, аңа 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Бу очракта гамәлдә булу вакыты качан чыгу роль уйнамый. Мәсәлән, әгәр срок 2026 елның 1 гыйнварында чыккан булса, икенче көнне үк машина йөртүче штраф алырга мөмкин.
Әгәр дә ул документны алмаштырганчы автомобиль белән идарә итмәсә, ә вакыты чыккан таныклык өйдә ята икән, бернинди җәза да булмаячак.
Машина йөртү таныклыгын нинди срокларда алмаштырырга кирәк
Машина йөртү таныклыгын алмаштыруның төгәл сроклары юк. Төп таләп – моны иске таныклыкның гамәлдә булу вакыты чыкканчы эшләргә кирәк. Өстәвенә, алмаштыру вакыты буенча чикләүләр юк: хокукларны срок чыкканчы бер ай алдан, ярты ел яки хәтта бер ел алдан алмаштырырга мөмкин. Бу очракта карарны һәр машина йөртүче үзе кабул итә. Әмма штрафлардан качу өчен бу турыда алдан кайгырту яхшырак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез