Машина йөртүчегә дә, җәяүлегә дә бер таләп: уяулык!

Уен эш түгел! Арыган килеш рульгә утыручыларны юл сагында торучылар шулай дип кисәтә. Фаҗигаләренең күбесе нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыга, ди алар. Юл уяулык сорый. Машина йөртүчегә дә, җәяүлегә дә бер үк дәрәҗәдә кагыла бу таләп.

Быелның беренче өч аенда республикада 573 юл һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 32 процентка азрак. Әмма юл сагында торучылар, тынычланырга ярамый, дип кисәтә. Юлларда икеләтә уяулык соралган чорга аяк бастык чөнки. Кызганыч, соңгы арада бу сүзләрнең хаклыгына көнаралаш диярлек инанырга туры килә. Бу көннәрдә республикада йөк машиналарының кеше таптату очраклары артты. Бер атна эчендә генә дә шундый дистәгә якын очрак теркәлде. Атна уртасында Казанның Зорге һәм Даурия урамнары киселешендә йөк машинасы 76 яшьлек җәяүле әбине таптатты. Аннары башкаланың Салих Батыев урамында 12 яшьлек кызны бәрдерделәр.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов белдерүенчә, юл фаҗигаләренең күпчелеге машина йөртүчеләрнең рульгә арыган килеш утыруы аркасында була. Апрель башында Биектау районында килеп чыккан юл һәлакәтенә дә шул сәбәпче булган. 53 яшьлек «ГАЗ» йөртүчесе юлда барганда йокыга киткән дә каршыга килгән йөк машинасына килеп бәрелгән. Аннары икенче йөк машинасына килеп кергән. «ГАЗ» йөртүчесе фаҗига урынында ук үлгән.

Март ахырында Актаныш юлында теркәлгән фаҗига шулай ук йөртүченең ял итмичә юлга чыгуы аркасында килеп чыккан. Дүрт кешелек гаиләнең Төмәннән ял итеп кайтып килеше булган. «Лада» машинасын йөрткән гаилә башлыгы рульдә барганда йоклап киткән һәм каршы яктан килгән йөк машинасына килеп бәрелгән. Фаҗигадә гаилә башлыгы белән 7 яшьлек кызлары үлгән, әниләре һәм 5 яшьлек кыз имгәнгән.

– Нигә дип балалар белән төнгә каршы юлга чыгарга инде?! Алар кичке тугызда гына юлга кузгалган, 12 сәгать кайтканнар, – дип сөйләде Бикмөхәммәтов журналистлар белән очрашуда. – Машина йөртүчеләр, 4–5 сәгать рульдә баргач, ял итеп алырга тиеш. Тугыз сәгатьтән артык бертуктамый машина йөртергә ярамый. Бу бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Арыганлыкны киметү өчен, кайберәүләр юлга энергетик яки каһвә эчеп чыгарга тырыша. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының неврология буенча штаттан тыш баш белгече Тимур Хәйбуллин исә алар белән мавыкмаска киңәш итә.
– Тормыш булгач, төрле хәл була. Башка чара калмагач, арыган килеш тә рульгә утырырга туры килә. Андый чакта каһвә яки энергетик ярдәм итә, билгеле. Әмма аларны шулай әллә нигә бер генә кулланырга кирәк. Юлга чыккан саен эчүне гадәткә кертергә ярамый. Каһвә дә, энергетик та арыганлыкны тулысынча бетерә алмый. Баштарак хәл кергән кебек тоелса да, бер-ике сәгатьтән арыганлык барыбер басачак, – ди табиб.
Киләсе атнада май бәйрәмнәре башлана. Белгечләр бу чорда юлларда аеруча сак булырга киңәш итә.
– Озын ялларда халык ял итәргә агылачак. Димәк, юлдагы машина ташкыны да күбәячәк. Бу – үз чиратында, юл һәлакәтләре ихтималы да бермә-бер арта дигән сүз. Шуңа күрә ялларда җиңел машина урынына җәмәгать транспортына, тимер юл һәм һава транспортына өстенлек бирү яхшырак булыр, – дип мөрәҗәгать итте Дамир Бикмөхәммәтов «тимер ат» ияләренә. – Рульдә барганда туктап ял итеп алырга, җәяү йөреп керергә дә онытмагыз. Аннары хәзер машина йөрткәндә йокыга китәргә комачаулый торган җайланмалар да бар. Аларны алып куйсагыз да комачауламас.

Эльмира Миассарова, клиник психолог:
– Көннәр җылына барган саен, уяулык та кими. Шуңа күрә җәй якынлашкан көннәрдә машина йөртүчеләр аеруча игътибарлы булса иде. Чамадан тыш эссе көннәрдә баш миендәге кан әйләнеше бозыла. Баш миенә һава җитми башлый. Бу, үз чиратында, кешенең психик халәтенә, зиһененә дә йогынты ясый. Нәтиҗәдә кеше таркауга әйләнә. Игътибарны туплау кыенлаша. Әйләнә-тирәдә барган хәлләрне кабул итү рәвеше дә үзгәрә. Андый чакта кеше еш кына каршында торган әйберләрне генә күрә, ян-яктагы предмет, хәлләргә игътибар итми башлый. Шул хәлдә рульгә дә утырса, юл фаҗигасенә таруы да бик ихтимал.

Юлдагы вазгыять – саннарда

2025 елның 3 аенда 2025 елның 24 апреленә алынган саннар
Юл һәлакәте 573 754
Үлгән 52 73
Имгәнгән 740 947

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре