Машина йөртүчеләрне бозлавык вакытында юлларда аеруча сак булырга чакыралар

2 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда һава температурасы 0 градустан түбән төшәчәк, шуңа күрә юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Автоинспекторлар барлык машина йөртүчеләрне мөмкин кадәр сак булырга һәм түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә чакыра:

  • тизлекне киметегез һәм юл шартларына туры килә торган тизлек режимын сайлагыз;
  • алда баручы транспорт чарасына кадәр араны арттырыгыз;
  • кискен хәрәкәтләрдән, кинәт тормозга басудан һәм узып китүләрдән, бигрәк тә каршы як хәрәкәт полосасына чыгудан тыелыгыз.

Дәүләт автоинспекциясе резинаны вакытында алыштыру кирәклеге турында искә төшерә. Кышын автомобильне җәйге шиналарда куллану куркыныч.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре