Газетага язылу

Машина түбәсенә кар төшкән очракта нәрсәләр эшләргә икәнен аңлаттылар

Юрист Дмитрий Славнов «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, түбәсенә кар төшеп, машинага зыян килгән очракта нәрсәләр эшләргә икәнен аңлаткан.

Белгеч әйтүенчә, иң элек участок полиция хезмәткәрен чакыртырга кирәк.

«Участковый килеп, машинага нәкъ менә нәрсәнең: кармы яки боз сөңгесеме эләгүен, һәм кайдан: балконнанмы, әллә инде түбәдәнме төшүен, нинди детальләренә зыян килүен терки. Үзегезгә үк фотога төшерергә кирәк, чөнки кар эрергә мөмкин», – дип киңәш биргән Славнов. Шуннан соң участок полиция хезмәткәре җинаять эшен кузгатудан баш тарту-тартмау турында карар чыгара.

Автоюрист аңлатып үткәнчә, мондый хәл килеп туган очракта шундук шаһитлардан телефон номерларын алып калырга кирәк, юкса аларны соңыннан табып булмаска мөмкин.

Шуннан соң автомобиль хуҗасы, ремонтның күпмегә төшәсен билгеләү өчен. экспертиза үткәртә. Шуның нәтиҗәләре буенча зыянны каплау таләбе белән  йә идарәче компаниягә (кар түбәдән төшсә) яисә торак милекчесенә (кар балконнан төшсә) мөрәҗәгать итә, дип билгеләп үткән белгеч.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре