Үзгәрешләр яңартылган ГОСТ (“Знаки государственных регистрационных транспортных средств. Типы и основные размеры. Технические требования”) гамәлгә керү белән бәйле.
Документ нигезендә, барлык яңа номерларның түбәнге уң почмагында Россия флагы сурәтләнгән булырга тиеш. Бу таләп 2025 елның 1 гыйнварыннан соң теркәлгән яки яңадан теркәлгән барлык транспорт чараларына кагыла.
Шул ук вакытта иске үрнәктәге номерлар да гамәлдә булып кала. Дәүләт номеры 2025 елга кадәр бирелеп, элекке стандартларга туры килсә, йөртүчегә аннан файдаланган өчен җаваплылык янамый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез