Мәскәүдә электр самокаты шартлаудан генерал-лейтенант Игорь Кириллов һәлак булган

Мәскәүнең Рязань проспектында шартлау аркасында генерал-лейтенант Игорь Кириллов һәлак булган. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Кириллов Россия Кораллы көчләренең радиацион, химик һәм биологик саклану (РХБЗ) гаскәрләре җитәкчесе булган.
“ТАСС” мәгълүматларына караганда, РХБЗ гаскәрләре башлыгы самокатка урнаштырылган шартлаткычтан һәлак булган.
Шартлау урынында тикшерүчеләр эшли. Фаҗигане тикшерү Мәскәү прокуратурасы контроленә алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре