Мәскәүдә – кар, Татарстанда – 18 градуска кадәр җылы... Табигатьнең кыланмышларына тәмам ияләшеп беттек бугай. Тәрәзә артындагы хәлләр әллә ни гаҗәпләндерми дә башлады. Синоптиклар исә, апрель азагы–май башында суыклар әйләнеп кайтырга мөмкин, дип кисәтә. Алдагы көннәрдән ни көтәргә?
Узган ялларда социаль челтәрләр Мәскәүдә ишеп яуган кар фотолары белән тулды. Ил башкаласында әле дә салкын. «Якшәмбе иртән торып тәрәзә янына килсәм, 15 сантиметрлап кар яуган. Апрель түгел, ә март башы диярсең. Әле ярый җылы киемнәрне алып куймаган идек. Машина тәгәрмәчен алмаштырырга өлгермәвебезгә дә сөендек. Атна азагына кадәр салкын һәм явым-төшемнәр булачак дип вәгъдә итәләр», – дип сөйләде Мәскәү өлкәсендә яшәүче туганыбыз.
Апрельнең карлы «сәлам»ен Татарстанда да көттеләр. Тик синоптиклар тынычландырды. «Республикада Мәскәүдәге кебек кар яумаячак, – дип белдерде Татарстан Гидрометеоүзәге җитәкчесе Феликс Гоголь. – Атнаның беренче яртысында республикада урыны белән 20 градуска кадәр җылытачак. Яңгыр явачак. Яшен һәм көчле җил дә көтелә. Пәнҗешәмбе бераз суытачак, явым-төшемнәр туктаячак. Төнлә термометр баганасы –4 градус күрсәтергә мөмкин».
Апрель дә көйсез булачак, кыскасы. Март шаккатырды инде. Язның беренче ае беткәнче, кар эреп юк булды, ә һава температурасы бер айда алты тапкыр рекорд куйды. Сүз уңаеннан, соңгысы 31 мартта теркәлде. Бу көнне термометр баганасы +16 градус күрсәтте. Соңгы 35 елда быелгы мартның икенче яртысындагы кебек һава торышы булмаган икән.
– Быел яз бик иртә килде. Узган кыш чагыштырмача җылырак һәм карсыз булды. Шуңа күрә кар гадәттәгедән тизрәк эреп бетте. Яз исә мартта ук башланды. Югыйсә ул әле кыш ае булып санала. Бу вакытта термометр баганасы көндез дә, төнлә дә «–» тамгасы күрсәтергә тиеш, – ди метеоролог Юрий Переведенцев. – Соңгы еллар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, безнең төбәктә җылы чор салкыннарга караганда озаграк дәвам итә башлады. Ягъни яз елдан-ел иртәрәк килә. Шул ук вакытта суыклар кире әйләнеп кайту ихтималын да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Хәтерләсәгез, былтыр май аенда алмагачлар чәчәк атканда салкыннар башланып, авыл хуҗалыгы тармагына бик зур зыян килде. Иртәрәк җылыткан елларда мондый күренеш бигрәк тә мөмкин.
Яз шәһәр халкын һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне дә «пешерә». Казанда яшәүчеләр март ахырында ук, фатирда җылы бирүне туктатуны сорап, җылылык белән тәэмин итә торган оешмаларга мөрәҗәгать итә башлады. Шәһәр мэры Илсур Метшин исә язгы кояшка алданып, ашыкмаска киңәш итә.
– Җылы бирү сезонын башлап җибәрү дә, аны тәмамлау да боргыч белән «ачтың да яптың» уены гына түгел. Бу – бик күләмле эш, – диде ул «эшлекле дүшәмбе»дә. – Алдагы атнада тотрыксыз һава торышы көтелә. Төннәрен термометр баганасы «–» тамгасы да күрсәтергә мөмкин. Шуңа күрә әлегә җылы бирү сезоны дәвам итәчәк.
Билгеле булганча, җылы бирү сезоны биш көн дәвамында уртача һава температурасы +8 градустан югары булган очракта туктатыла. 2023 елда ул 12 сентябрьдә башланган һәм 2024 елның 22 маена кадәр дәвам иткән. Бу юлы җылылык өчен 19 сентябрьдән түли башладык.
Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд, быелгы җәй, шул исәптән Идел буенда да, иң эссе җәйләрнең берсе булырга мөмкин, дип тә кисәткән.
– Җир шары зур, әлбәттә. Кайдадыр эссерәк, кайдадыр һава торышы уртача климатик нормада булачак, – дип фаразлый ул. – Гомуми күзәтүләрдән күренгәнчә, быелгы җәй тарихта иң эссе биш җәйнең берсе булырга мөмкин. Җәй көне Россиянең Европа өлешенең көньягында һәм Якутиядә явым-төшемнәр аз яварга, Идел буенда коры һәм эссе булырга мөмкин.
Апрельгә халык сынамышлары
12 апрельдә кыр казлары биектән очса – җәй яңгырлы, түбәннән очса – коры булыр.
13 апрельдә иртәдән вак яңгыр сибәләсә, җәй яңгырлы килер.
14 апрельдә еракта күк күкрәсә, атна-ун көн җылы, аяз булыр.
20 апрель төне йолдызлы булса, җиләк һәм гөмбә елы килә.
30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез