Мәскәүдәге китапханәгә татар китапларын тапшырган

Казандагы Апас якташлык җәмгыяте вице-президенты Наил Галиуллин Мәскәүдәге Некрасов исемендәге китапханәгә татар китапларын тапшырган.

– Якташлыкның Мәскәүдәге вәкиле Хәйдәр Галиуллин белән бергәләп без бик зур эш башкардык. Районыбыз тарихына бәйле, аның мәчетләре, халкы, авыллары турындагы китапларны китапханәгә бирдек. Мәскәүдәге якташларыбыз да татар китапларын укысын өчен эшләнелде бу эш. Ышанабыз– китаплар якташларыбызны гына түгел, барлык татарларны сөендерәчәк, – ди Наил абый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре